+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 август 2024, 04:51

Изге эшләр зур савап булып кайтсын!

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Атайсал” проекты аларга яңа этәргеч бирде.

Кече Ватанга ярдәм итү буенча “Атайсал” проекты идеясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елның ноябрендә кече Ватаны – Ишембай районының Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында тәкъдим итте. Шулай итеп, якташларга һәм кече Ватанга ярдәм күрсәтү проекты кысаларында шушы вакыт эчендә республикада бик күп мөһим эшләр башкарылды.

 

Проект – кече Ватаныбызга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге. Ул Башкортстаннан чыккан кешеләрне туган җире белән элемтәләрне уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерүгә этәрә, республиканың имиджын ныгытуга, шулай ук, авыл халкын борчыган күп кенә проблемаларны хәл итүгә, авыл мәчетләрен, храмнарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзү һәм төзекләндерү, шулай ук, музейлар, парклар, ял итү зоналары булдыру, спорт һәм музыкаль чаралар үткәрү, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, аларны җир хезмәтенә тарту һәм авыл тормышын популярлаштыру максатында яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән.

Проектның максаты – төрле хәйрия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр, туган авылы тормышына битараф булмаган кешеләрне табу.

2019 елда Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров “Атайсал” проекты идеясен  тәкъдим итте2019 елда Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров “Атайсал” проекты идеясен  тәкъдим итте
2019 елда Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров “Атайсал” проекты идеясен тәкъдим итте

– Бездә кечкенә авыллардан һәм шәһәрләрдән чыккан билгеле кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсы үзенең кече ватанына ярдәм күрсәтсә, бу урыннарда тормыш дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртәчәк. Беләм, күп кенә эшкуарлар болай да ярдәм итә, әмма без бу эшне системалаштырырга телибез. Шул максат белән “Атайсал” проектын эшләтеп җибәрәбез, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, проектның максатларына тукталып.

Проект гамәлгә кертелгәч үк аңа теркәлү өчен бихисап гариза килде. Алар түбәндәге темаларга кагылды:
– һәйкәлләрне, обелискларны һәм башка истәлекле урыннарны реставрацияләү, төзү, реконструкцияләү;
– спорт чараларына ярдәм күрсәтү һәм аларны уздыру, спорт һәм балалар уен мәйданчыкларын төзү, ремонтлау, реставрацияләү, спорт командаларына иганә ярдәме күрсәтү, спорт мәктәпләре өчен кирәк-ярак сатып алу;
– мәчетләр, чиркәүләр төзү һәм реставрацияләү;
– мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, парклар, ял зоналары төзү, ремонтлау, финанс ярдәме күрсәтү;
– хайваннар өчен приютлар төзү, тирә-як мохитне пычратуны булдырмау, җәнлекләрне яклаучыларга ярдәм итү, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү;
– чаралар, акцияләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр, балалар өчен программалар оештыру, аларга иганә ярдәме күрсәтү;
– китаплар бастыру, авыл китапханәләренең китап фондын яңарту, фильм төшерү һ. б.

“Атайсал – кече Ватаным” проекты 2021 елның 1 мартында старт алды һәм аны гамәлгә ашыру чорында 27541 проект булдырылган, шуларның 26857се тормышка ашырылган. Узган ел 3500 кеше анда катнашкан булса, бүген катнашучылар саны 5,5 меңнән артып киткән. Катнашучылар арасында илебезнең 20дән артык төбәгендә яшәүче меценатлар бар. Тәмамланган проектларга якынча 1,4 миллиард сум юнәлтелгән. “Атайсал” сайтында гамәлгә ашырылган һәм әзерләнүче проектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.

Саннардан мисалларга күчик.

Проектны Илеш районында да хуплап каршы алдылар. Бу проект бөтен республикага, Русиягә таралган туган җанлы якташларны берләштерде, илешлеләрнең бердәмлеген һәм рухи көчен янә исбат итте. Проект кысаларында районда бик күп игелекле эшләр башкарылды.

Альберт Рамазанов – Теләпән авылында мәчет төзүче меценатАльберт Рамазанов – Теләпән авылында мәчет төзүче меценат
Альберт Рамазанов – Теләпән авылында мәчет төзүче меценат

– Туган төбәк язмышына битараф булмаган гражданнарның саны елдан-ел арта, алар җәмгыять тормышында катнашуның әһәмиятен яхшы аңлый. Читтә яшәүче кешеләр дә, мәсәлән, якташларының көнүзәк проблемаларын хәл итә – кайда акча белән, кайда техника белән яисә шәхсән төзелештә катнашып. Эш акчада гына түгел. Кеше туган авылы – кече Ватаны белән элемтәне өзми. Ә бу – иң мөһиме, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм туган төяген үстерүгә зур көч салучы Альберт Рамазанов.

Теләпән авылында яшәүчеләр, шушында туып, хәзер башка төбәктә гомер кичерүчеләр, Альберт Рамазанов башлангычына кушылып, зиратны төзекләндерүдә катнашты, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куюга, мәчет төзүгә үз өлешләрен кертте.

– Авылга мәчет кирәк! – ди Альберт Флүт улы. – Мәчет – авылның рухи көзгесе. Борынгы заманда бабайлар әйтеп калдырган бит, Аллаһ авылга бәла җибәрергә теләсә, ул башта мәчет ишекләре ачыкмы-юкмы икәнлеген карый. Әгәр мәчет эшли һәм кешеләр шунда йөри икән – ул бәла-казаны читкә алып китә. Мәчеттә догалар укып, хәер-сәдака җыеп кына калмыйча, үсеп килүче буынның биредә сабак алуын, рухи белем туплавын да телибез. Балалар гарәп телен һәм дин нигезләрен өйрәнсә, бик яхшы булыр иде. Яңа мәчеттә моның өчен барлык шартлар да бар.

Балтач районында да узган елда бик күп файдалы эшләр башкарылган. Мәсәлән, Иске Балтачта “Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясе ачылган.

Ул узган елның сентябрендә булдырылган. Проект Кизгәнбаш авылыннан башлангыч алган һәм Ижевск шәһәрендәге ”Иждрил холдинг” компаниясенең генеральный директоры Флорид Фәйрушинның финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ә төзелеш эшләрен шәхси эшкуар Илшат Галләмшин башкара.

Иске Балтачта “Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясен ачу тантанасыИске Балтачта “Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясен ачу тантанасы
Иске Балтачта “Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясен ачу тантанасы

Биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр истәлеге мәңгеләштерелгән. Аллеядә, шулай ук, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалерлары һәм Балтач районының күп кенә хөрмәтле кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев аллеяне төзүдә финанс ярдәме күрсәткән якташыбыз Флорид Фәйрушинны Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Төзелеш эшләрен сыйфатлы башкарган өчен Илшат Хәлим улына Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районына эш сәфәре белән баргач, биредәге аллеядә булды һәм һәлак булган балтачлылар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр салды.

Флорид Зөфәр улы, шулай ук, район Мәдәният сараена ике тирмә бүләк итә, СВО зонасындагы якташлары өчен генераторлар алып бирә һәм, гомумән, районда үткән бик күп чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтә. Киң күңелле меценатның изге эшләре санап бетергесез.

Әлеге проект кысаларында авыл биләмәләрендә дә төрле изге эшләр башкарыла. Бары тик уртак тырышлык белән генә авылларыбызны тагын да күркәмрәк итә алабыз. Районда шундый киң күңелле, туган җир язмышына битараф булмаган шәхесләр булганда “Атайсал – кече Ватаным” проекты тагын да зуррак эшләр белән куандырачак әле.

Мөһим социаль һәм иҗтимагый проектлардан тыш, күңелле һәм кызыклылары да очрый. Мәсәлән, Зианчура районының Арсен авылында фронт этенә багышланган һәйкәл барлыкка килде. Ул шушы авылда туып-үскән, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташлар башлангычы белән куелган.

Зианчура районының Арсен авылында фронт этенә багышланган һәйкәл барлыкка килдеЗианчура районының Арсен авылында фронт этенә багышланган һәйкәл барлыкка килде
Зианчура районының Арсен авылында фронт этенә багышланган һәйкәл барлыкка килде

Бөек Ватан сугышы елларында “Сакмар” совхозында хәрби этләр әзерләү өчен питомник эшләгән булган. Монда өйрәтелгән этләр фронтта солдатларыбыз белән бергә Җиңүне якынайткан.

“Атайсал” проектында иң актив катнашучылар – Краснокама районының Котлы авылы китапханәсе директоры Зинаида Сергеева, аның исәбендә 332 проект, шул исәптән “Яраткан китапханәңә – китаплар” һәм “Үз кулларың белән – башкорт сувенирлары” (аларның һәрберсе якынча 1 мең сумга бәяләнә) һәм Салават шәһәренең 21нче балалар бакчасы мөдире Наталья Тиссен (146 проект, шул исәптән бәйрәмнәр үткәрү, территорияне төзекләндерү, чыгымнар – 100 сумнан 3 мең сумга кадәр).

Стәрлетамак район Советы депутаты һәм “Напольный двор” кибетләренең ваклап сату челтәре җитәкчесе Руслан Харрасов 144 проектны гамәлгә ашырды, шул исәптән ул “Тәмәкесез көн” Бөтенрусия акциясен үткәрде, Стәрлетамак районының Яңа Отрадовка авылында юлны күтәртте, “Ватан” оешмасы тәрбияләнүчеләре өчен хәрби-спорт лагере сменасы тәмамлану чарасын һәм “Ягез әле, кызлар!” конкурсы финалын үткәрде.

Шунысы мөһим: проект әле дә үсештә. Безнең халык әледән-әле шуны раслый: алар киң күңелле, булдыклы һәм якташларына, кече Ватанына ярдәм күрсәтергә әзер.

Читайте нас