Елның иң матур чорына аяк бастык. Болыннарда җиләк-җимешләр өлгерде, ә су буйлары балалар тавышыннан тынмый. Әйе, җәйне һәркайсыбыз – олысы да, кечесе дә көтеп ала. Буш вакыт чыкса, балаларны, оныкларны алып, тизрәк су буена ашыгабыз. Әйдә, җәен рәхәтләнеп су коенсыннар, чыныксыннар. Быел Уфада яшәүчеләр Шәһәр көне алдыннан тагын бер зур бүләк алды. Инорс бистәсендә “Теплое” күле төзекләндерелде.
Чыннан да, Уфа үзенең 450 еллыгы алдыннан бик нык үзгәрә. Шәһәрдә парклар һәм скверлар тәртипкә китерелә, ә кайчандыр ташландык урыннарда яңа ял комплекслары барлыкка килә.
“Теплое” күле — уникаль табигать почмагы, Уфаның индустриаль районында урнашкан чын оазис. Күл, пляж һәм урман шәһәр халкының популяр ял итү урыны булып тора, монда күчмә кошлар, шул исәптән аларның сирәк төрләре дә кышлый. Ә бит күптән түгел генә территория ташландык хәлдә иде. Биредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булганнан соң, хәл күзгә күренеп уңай якка үзгәрә башлады. Ул халык белән очрашты, аларның теләкләрен тыңлады һәм төзекләндерүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
“Мин өч ел элек анда булганны бик яхшы хәтерлим — халык үпкә белдерде, чиста сулы матур күл тирәсе ташландык хәлдә иде. Һәм менә без бу объектны төзекләндердек”, — диде Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.
12 июньдә — Шәһәр көнендә Радий Хәбиров төзекләндерү барышын үзе бәяләде һәм халык белән аралашты. “Теплое” күле ул барган бердәнбер объект түгел. Уфа 450 еллык юбилеена әзерләнә, республика Башлыгы сүзләренчә, бу — кунакларны шатландыру гына түгел, ә шәһәр халкының тормышын уңайлырак итү өчен дә яхшы мөмкинлек.
“Уфаның 450 еллыгы кысаларында без Уфа паркларын яңарту буенча зур эш башкардык. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү шәһәрнең барлык районнарында да узды. Моннан тыш, яңа иҗтимагый киңлекләр булдырдык, мисал өчен, “Теплое” күле территориясе. Кайчандыр ул ташландык хәлдә булган, әмма республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән 600 миллион сумнан артык финанслау бүлеп бирелде, һәм менә дигән ял итү урыны барлыкка килде. Элек белдерүләрдә: “Инорста фатирлар тәкъдим итмәскә”, — дип языла иде, хәзер барысы да үзгәрде, микрорайонны төзекләндерү яңа дәрәҗәгә чыкты, яңа сквер барлыкка килде. Хәзер шәһәр халкы монда кинәнеп ял итә ала”, — ди Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.
Микрорайон халкы Радий Хәбировка җәмәгать территорияләрен һәм парк зоналарын төзекләндерү буенча башкарылган зур эш өчен рәхмәт белдерде.
“Безгә хәзер йөрергә урын бар, бик уңайлы булды, шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең теләген һәм ихтыяҗларын исәпкә алдылар, күп эскәмияләр куйдылар, җәяүлеләр зоналары ясадылар. Балаларга да шөгыльләнергә мөмкинлек бар, спорт мәйданчыклары күп. Күп кенә ишегалларын тәртипкә китерделәр. Уфа сизелерлек үзгәрде, безгә мондый үзгәрешләрне күрү бик күңелле. Сезгә һәм командагызга рәхмәт”, — диде биредә яшәүчеләр төбәк Башлыгы белән аралашканда.
Яр буе зонасын төзекләндерү концепциясе “Җылы яр” исеме алды. Аны урындагы халыкның фикерен исәпкә алып, Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты, “Проект төркеме 8” һәм Уфа шәһәре хакимияте белгечләре эшләгән. Төп бурыч — иҗтимагый киңлекләрнең бердәм системасын формалаштыру һәм “Теплое” күле янында табигый рекреацион территориянең потенциалын ачу.
Төзекләндерүнең беренче этабы 2022 елда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Төзекләндерү мәйданы 4,4 гектар тәшкил итә. Бу Баландин бульвары территориясе — Мушников урамыннан “Теплое” күленә кадәр һәм сулык ярының бер өлеше. Икенче этапны төзүчеләр быел тәмамлаячак.
“Инорста халыкның барлык төркемнәре өчен шартлар тудырылган матур иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Ул микрорайон халкы өчен Уфаның 450 еллыгына искиткеч бүләк булды. Хәзер алар барлык уфалыларга билгеле булган Николай Гастелло исемендәге стадионны тәртипкә китерүне сорыйлар. Аны реконструкцияләү эшләрен 2025 елда башларга планлаштырабыз”, — диде Радий Хәбиров.
Тагын бер перспективалы локация — “Уфимское ожерелье” велосипедта йөрүчеләр һәм җәяүлеләр маршруты, аның озынлыгы 70 километр. Бу — гади трасса яки сукмак түгел, ә бөтенләй яңа территория.
“Бу территориядә тәртип урнаштырдык һәм аны халыкка тапшырдык. Монда күп кеше вакыт үткәрә, спорт белән шөгыльләнә. Бу — чын социаль проект, чөнки “Уфимское ожерелье” буенча иркенләп йөрергә, агачлар күләгәсендә табигатьтән ләззәт алырга мөмкин”, — диде Ратмир Мәүлиев.
Быел “Теплое” күле, чыннан да, бала-чага тавышыннан тынмады. Күлнең шәһәр уртасында урнашуы да уңайлы.
— Башка елны балаларны җәен авылга кайтара идек, чөнки, эштән соң алар белән су коенырга вакыт җитми иде. Быел кайтасылары килми. Эштән кайтабыз да, күршеләр белән тиз генә җыенып, күл янына ашыгабыз. Күл элек-электән башка сулыклардан җылылыгы белән аерылып торды, шуңа балалар өшер, дип куркасы түгел. Күл янын быел бик нык төзекләндерделәр. Балалар белән уйнарга, ял итәргә бөтен шартар да бар. Җитәкчелеккә рәхмәт, яраткан күлебез бу кадәр үк матурланыр дип, көтмәгән дә идек, — ди 4 яшьлек кызы белән ял итүче Айгөл Закирова.
— Мин күптән хаклы ялда инде. Җәен безнең өйдә яшәүче үзем кебек хатын-кызлар җыелышып, подъезд алдына чыгып утырырга ярата идек. Быел тиешле сәгатьтә җыелабыз да, җәяүләп күл буена йөрергә чыгып китәбез. Дөресен генә әйткәндә, сәламәтлеккә дә йогынтысы сизелә. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Күл яры төзекләндерелгәч, биредә, чыннан да рәхәт. Чиста, яңартылган парк үзе үк чакырып тора. Шунысын да әйтәсем килә, биредә яшьләргә дә, безнең кебек өлкәннәргә дә шартлар тудырылган. Янәшәдә генә шундый ял итү урынын күптән көткән идек. Күреп торабыз, бик зур эш башкарылган. Шәһәребезнең бер ямьле урыны хәзер безнең “Теплое” күле, — ди Рәфинә Исмәгыйлева.
Уфаның 450 еллыгы уңаеннан юбилей тантаналарына бик аз вакыт калды. Башкала кунакларын, ә алар арасында чит ил вәкилләре дә булачак, һичшиксез, һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алырбыз. Шәһәр халкын исә яңа спорт, социаль объектлар, яңартылган урамнар, парклар һәм скверлар рәвешендә башка күңелле сюрпризлар да көтә.
Гөлия Гәрәева.