Башкортстанның дәүләт власте органнарында “Геройлар вакыты” кадрлар программасы буенча стажировканы Русия Герое, майор Борис Дудко узачак. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Борис Дудконың шәхси остазы –─ Федерация Советының Оборона һәм хәвефсезлек комитеты рәисе Владимир Булавин.
Мәгълүм булуынча, “Геройлар вакыты” программасы ил Президенты Владимир Путин тарафыннан махсус операциядә катнашучылар арасыннан дәүләт хезмәте өчен югары квалификацияле һәм белемле кадрлар әзерләү максатында тәкъдим ителде.
– Башкортстанда койма яңгырлардан 22 километр автомобиль юлы, 18 күпер, 3 суүткәргеч торба зыян күргән. “Без 7 муниципаль берәмлек – Баймак, Белорет, Ярмәкәй, Зилаер, Әбҗәлил, Учалы, Салават районнары белән эшлибез. Зыян күләмен бәялибез. Әле бу сумма 67 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Әмма аны тулысынча ачыклау өчен суның китүе кирәк”, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова. Аның сүзләренчә, киләсе атнада территориаль заказ формалаштырылачак һәм акчалар муниципалитетларга җиткереләчәк.
Республикада туфракның артык дымлануы сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җиткерде. Ул ассызыклавынча, урып-җыю эшләре әле ике атна элек үк башланырга тиеш иде, ләкин коеп яуган яңгырлар комачаулый. “Республика буенча уртача өч айлык норма явым-төшем булды. Кайбер районнарда ─– алты айлык норма. 15 августка кадәр һава торышында әллә ни үзгәреш көтелми. Бүген без Башкортстанның бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында документ әзерлибез”, –─ дип белдерде Илшат Фазрахманов.
Республика Башлыгы явым-төшем күп булган районнарда яшәүчеләрнең, шул сәбәпле печән әзерли алмавына да борчылуын белдерде. “Әгәр кешеләргә бу хәлдә ярдәм итмәсәк, алар кышка җитәрлек мал азыгы булмау сәбәпле, терлекләрен суярга мәҗбүр булачак. Муниципалитет башлыкларыннан, бигрәк тә яңгырлардан зыян күрүчеләрдән, югалтулар күләмен исәпләвен һәм бу мәсьәләдә кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында тәкъдимнәр кертүен сорыйм”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга һәм вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка бу эшкә кушылырга кушты. Ике атна эчендә яңгырдан зыян күргән районнарда яшәүчеләргә печән сатып алу өчен кирәкле сумма буенча карар кабул ителәчәк, ярдәм күрсәтү механизмы билгеләнәчәк.
– Башкортстанның ДОСААФ рәисе Игорь Нурмөхәммәтов “Рекрут” программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Аның нигезендә властьлар Русия Кораллы Көчләре сафларына яңа контрактчыларны җәлеп итүгә ярдәм итүче активистларга финанс ярдәме күрсәтәчәк. “Активистлар еш кына бу эшне шәхси вакытлары һәм үз акчалары исәбенә алып бара. Алар бөтен республика буйлап гражданнар белән очраша, агитация эше алып бара. Бу кешеләргә ярдәм итү эшебезнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, ─– диде Игорь Нурмөхәммәтов.
Радий Хәбиров идеяне хуплады һәм тиешле документның инде имзаланган булуын билгеләде.
Киңәшмәдә, шулай ук, агымдагы елның беренче яртысында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү йомгаклары, 15-16 августта Баймак районында үтәчәк “Башкорт аты” фестиваленә әзерлек һәм аның программасы, “Танып” шифаханәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында чыгышлар тыңланды.