+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 август 2024, 03:05

“Улымның иңнәренә гүя канатлар үсте!”

Төбәк җитәкчесе ярдәме белән Благовещен шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар мәнфәгатендә гамәлгә ашырылучы проект өчен рәхмәт белдереп, Венера Нәбиуллина шулай ди.

“Улымның иңнәренә гүя канатлар үсте!”“Улымның иңнәренә гүя канатлар үсте!”
“Улымның иңнәренә гүя канатлар үсте!”

Башкортстан Башлыгы грантлары фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. Фонд тәкъдим иткән саннар тәэсирләндерә. 2020-24 елларда Фонд 17 конкурс үткәргән, тапшырылган 3692 заявкадан 745 социаль әһәмиятле проект хупланган. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып киткән. “Бездә грант ярдәме системасы яхшы оештырылган. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары һәм Президент грантлары фондлары конкурсларында актив катнаша”,─ – диде бу уңайдан республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы грантлары фонды грантлар алуга конкурслар үткәрә, бу тәкъдим ителгән идеяләрнең төрлелеген арттыруга һәм сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, һәр проект, һәр изге эш артында кешеләр тора: грантны эшләүчеләр һәм алардан игелек алучылар. Быел Благовещен шәһәренең “Благо” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге автономияле ком­мерциягә карамаган җәмгыяте, “Елмаю” балалар бакчасы белән берлектә, Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында җиңү яулады.

Моның өчен социаль хезмәтләндерү, гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау юнәлеше сайланды. Карауга “Әбекәй, минем белән уйна! Перезагрузка” проекты тәкъдим ителде. Бу 2021 елда нигез салынган күләмле проектның дәвамы, анда 55+ волонтерлар мөмкинлекләре чикле балаларны карау, тәрбияләү һәм үстерү буенча хезмәтләр күрсәтә. Яңа проектта авыру сабыйлар өчен җайлаштырылган балалар мультстудиясе юнәлешен кертергә карар кылынган. Мультстудиядә волонтерлар балаларны өйрәтүче мультфильмнар күрсәтәчәк, релаксация сеансы үткәрәчәк һәм арт-терапия чаралары буенча үстерә торган дәресләр оештырачак.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, мөмкинлекләре чикле балаларга Универсаль инклюзив уен бүлмәсе эшләү өчен шартлар тудыру максатында, Благовещен шәһәренең 1нче “Елмаю” балалар бакчасы белән партнерлык хезмәттәшлеге оештырылган. Универсаль инклюзив уен бүлмәсе эшли башлаганнан алып 80 гаиләдә тәрбияләнүче авыру балалар көндезге кыска вакытлы тору хезмәтеннән файдаланган. Шулардан 62 гаилә аннан даими рәвештә (5 тапкырдан артык) файдаланган. Барлыгы 355 хезмәт күрсәтелгән. Балаларны карауда ярдәм иткән 7 волонтер (55+) да бу эштән зур канәгатьлек алган.

─ Проект волонтерлары балаларны карау хезмәтеннән тыш, бәйрәм чаралары да оештырды. Яңа ел алдыннан универсаль инклюзив уен бүлмәсе базасында “Әбекәй, миңа Яңа ел әкиятен сөйлә” бәйрәме оештырылды. Чарада мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары (25 гаилә), 7 волонтер (55+), потенциаль волонтерлар мәгълүмат базасыннан 15 кеше, Благовещен шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең 12 музыка җитәкчесе, мәгариф идарәсенең 2 вәкиле һәм “Гаилә” районара үзәге вәкиле катнашты. Катнашучыларның гомум саны 87 кеше тәшкил итте. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шәһәр паркында “Супер-әби” бәйрәме оештырылды. Чарада 7 волонтер (55+), ата-аналар һәм 20 гаиләдән мөмкинлекләре чикле балалар катнашты, –─ диде әлеге проектның җитәкчесе Сергей Борисевич.

Шуларның берсе, проект чараларында катнашкан Венера Нәбиуллина белән элемтәгә кереп, тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык. Ул 6 яшьлек Әмирне тәрбияли, малай тумыштан авыру.

─ Улымның мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, билгеле ки, без күп вакытны өйдә утырырга мәҗбүр. Балалар бакчасына йөрмибез. Шушындый балалар өчен махсус проект гамәлгә ашырыла башлагач та безне анда катнашырга чакырдылар. Әмир ничек кабул итәр дип сагаеп кына барган идем. Юкка булган. Аңа нык ошады. Андагы кызыклы уеннар, мавыктыргыч дәресләр искиткеч булды. Сенсор бүлмәләр, комнан, киездән һәм башка материаллардан әйберләр ясау, үзең кызыгып уйнарлык тагын әллә ниләр... Изге йөрәкле кешеләр бала белән җылы аралашты. Миңа да аны анда калдырып, кибеткә барып килү мөмкинлеге туды. Безнең өчен монысы да зур бәхет. Әмир: “Иртәгә дә барабыз”, ─– дип гел канатланып кайтты.

Ел буе диярлек йөрдек без анда. Светлана Владимировна, Ирина Павловна һәм башка әбекәйләребезнең җылы кочагын тойды, изге теләкләрен ишетте балакаем. Алар белән уйнап, шөгыльләнеп туймады. Балаларын анда йөрткән һәр ананың фикере шундый. Әле менә икенче проект булачак, анда мультфильмнар да төшерәчәкләр, диләр. Моны көтеп алалмыйбыз, Әмир инде үзен режиссер итеп хис итә, ─– диде безгә Венера Нәҗип кызы.
“Елмаю” балалар бакчасы мөдире, проект координаторы Татьяна Багаева исә түбәндәгеләрне белдерде:

─ Башкортстан Башлыгы Грантлары Фонды тарафыннан “Әбекәй, минем белән уйна!” проекты 2021 елның иң яхшы социаль проекты дип танылуы безнең өчен зур шатлык булды. Хәзерге вакытта аның кысаларында тәкъдим ителгән хезмәттән файдаланырга теләүчеләр саны артты, шуңа күрә мөмкинлекләре чикле балаларны үстерү өлкәсендә “көмеш” волонтерлар ярдәменең өстәмә инновацион формасын булдыру һәм үстерү һәм “Әбекәй, минем белән уйна! Перезагрузка” проектын гамәлгә ашыру аша җайлаштырылган балалар мультстудиясен ачу юлы белән проект идеясен киңәйтү һәм трансформацияләү вакыты җитте. Ул да Башкортстан Башлыгы Грантлары Фонды тарафыннан хупланды. Мультстудия булдыру идеясен безгә балалар белән эшләгәндә, еш кына әкиятләр сөйләгәндә, пластилиннан ясал­ган, төшерелгән яки бәйләнгән геройлар белән мини-тамашалар әзерләгән әбиләр үзләре тәкъдим итте. Мондый “җанлы әкиятләр” балаларга бик ошады, чөнки алар яхшы совет мультфильмнарын хәтерләтә, анда геройлар Хагги Вагги һәм Лол курчаклары түгел, ә барысына да аңлаешлы урман җәнлекләре һәм әкият персонажлары, аларда рәхимсезлек һәм тупаслык юк, ә халык зирәклеге һәм буыннарның тормыш тәҗрибәсе чагылыш таба.

15 июльдән “Елмаю” балалар бакчасында “Әбекәй! Минем белән уйна! Перезагрузка” волонтерлар өчен укыту дәресләре башланган. Проектта катнашу өчен 14 кеше теләк белдергән! Проект белгечләре волонтерлар өчен киң күләмле укыту программасы әзерләгән, ул дүрт блоктан тора: яшь психологиясе, коррекцион педагогика, мөмкин­лекләре чикле балаларны реабили­тацияләү һәм адаптацияләү нигезләре һәм арт-терапия методикасы: ком терапиясе, мульттерапия.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанда агымдагы ел мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. Алар ─ физик яисә психик үсешләрендә кимчелекләре бул­ган, яшәү, үсеш, белем алу, эшләү һәм ял итү өчен махсус шартлар тудыруга мохтаҗ кешеләр. Бу тармакта чишелеш көткән проблемалар һәрвакыт булачак, ләкин еш кына бу мәсьәләләр системалы һәм комплекслы якын килүне таләп итә. Инвалидлык темасының ─ ачык, җәмгыятьнең мәгълүматлы булуы кешеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртә.

“Без мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләргә, эшкә яраклы яшьтәге инвалидларга ярдәм итүгә, аларны эш белән тәэмин итүне, һөнәри белем бирүне оештыруга, уңайлы мохит, социаль инфраструктура, тернәкләндерү һәм социализацияләү системаларын булдыруга җитди игътибар бирәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында.

─ Гомумән алганда, биредә мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә, бу эшне чынлыкта мөмкинлекләре чиксез булган кешеләр дигән фикердән чыгып төзергә кирәк. Һәм безнең бурыч –─ мохит булдыру, кешеләргә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә торган технологияләр кертү. Без еш кына “сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр” дип әйтәбез, асылда исә — ул чиксез мөмкинлекләре бул­ган кешеләр һәм без аларга тулыканлы тормыш белән яшәргә ярдәм итәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Благовещен шәһәрендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект шушы максатка хезмәт итә. Ул гадәти учреждениеләргә йөри алмаган, табигый мохиттә үзен чит тойган, яшьтәшләре белән аралашмаган балаларны бергә җыеп, аларның күңеленә нур сала, якты киләчәк­ләренә өмет уята.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас