Чит ил кунаклары район тарихы, урыс, башкорт халыкларының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, аш-сулары белән якыннан таныша.
Стажировка барышында студентлар Зилаер дәваханәсендә коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнә. Чит ил кунаклары, үз чиратында, ак халатлыларга инглиз телен өйрәнүдә ярдәм итә. Инглиз теле буенча бушлай курслар үтәргә теләүчеләрне көннең беренче яртысында район поликлиникасының утырышлар залында көтәләр. 83475223337 телефонына шылтыратып алдан язылырга да була.
Районга килгән көннәрендә ук алар белән район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов очрашты. Башкорт гимназиясенең инглиз теле укытучылары белән бергә районның тарих музеена, Сәүдәгәрләр урамы буйлап экскурсия оештырылды.
Белүебезчә, Һиндстан белән Башкортстан арасында күптән инде дуслык җепләре ныклы. Әлеге стажировка программасы да Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Һиндстанның медицина учреждениеләре арасындагы халыкара бәйләнешле ныгытырга ярдәм итәчәк.