+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 август 2024, 14:10

"Росреестр" Консультацияләр көне үткәрде

Башкортстан "Росреестр"ы белгечләре Күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) офисларында эшкуарлар һәм гражданнар өчен чираттагы Консультацияләр көне уздырды.

"Росреестр" Консультацияләр көне үткәрде"Росреестр" Консультацияләр көне үткәрде
"Росреестр" Консультацияләр көне үткәрде

Чаралар барышында күчемсез милек һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар буенча 50дән артык граждан, шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр вәкилләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар да үз сорауларын бирде.

- Күчмә консультацияләргә ихтыяҗ зур. Кешеләр безнең белгечләр белән турыдан-туры аралашу, кызыксындырган сорауларны бирү, документларны күрсәтү һәм шунда ук компетентлы аңлатмалар алу мөмкинлегенә ия була. Безнең өчен профессиональ бергәлек, бизнес хуҗалары белән багланышлар бик мөһим. Бизнес максималь уңайлы шартларда эшләргә һәм гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен төгәл аңларга тиеш, - диде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе күчемсез милекне һәм җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук реестр хаталарын төзәтү процедурасы белән кызыксынган. Эшкуарлар исә ешрак коммерцияле күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләре, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе белән кызыксынган.

- КФҮ офисларында айлык консультацияләрдән тыш, теләгән һәркем көн саен оператив һәм дистанцион рәвештә Росреестр регистраторына КФҮдәге ирекле компьютерларда турыдан -туры мөрәҗәгать итә ала, ә 9 офиста - видеоэлемтә аша. Муниципалитетлар һәм хакимият органнары белән берлектә КФҮ мәйданчыкларында даими рәвештә «түгәрәк өстәлләр» һәм ачык чаралар оештырабыз, – дип өстәде Башкортстанның КФҮ директоры Наталья Куприянова.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас