+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2024, 08:50

Авыллар аек булсын!

Төбәктә авыл халкының аек яшәү рәвешен, физик һәм рухи сәламәтлеген пропагандалауга юнәлтелгән традицион республика конкурсы уза.

Авыллар аек булсын!Авыллар аек булсын!
Авыллар аек булсын!
Конкурс гадәттәгечә 10 ай дәвам итә һәм ике этапка бүленгән. Беренче этапта муниципалитетлар алкоголизмны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эшләү, төрле киңкүләм чаралар үткәрү ягыннан күбрәк балл җыйган авыл биләмәләрен билгели.

Икенче этапта җиңүчеләр республика дәрәҗәсендә ярышачак. Монда аларга җәмгыятьтә үзләренең популярлыгын күрсәтергә кирәк. Җәмәгатьчелекнең танылу дәрәҗәсен билгеләү өчен «Ачык республика» порталында мониторинг үткәреләчәк.

Финалга 12 торак пункт чыгачак, алар төрле номинацияләрдә активлык күрсәтәчәк.

Соңыннан лидерлар муниципаль хезмәттәшлек кысаларында башка авыл җирлекләре белән дә уңай тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

«Аек авыл-2023» конкурсы агымдагы елның апрелендә төгәлләнде. Лидерлар дүрт номинациядә билгеләнде. Бүгенге көндә районнарда киләсе конкурска әзерләнәләр. Аның кысаларында җиңүче авылларда Башкортстан финанс тикшеренүләре үзәге экспертлары финанс белеме дәресләре үткәрә. Мондый чаралар авыл халкына алган белемнәрен һәм финанс күнекмәләрен көндәлек тормышта кулланырга ярдәм итәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас