+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2024, 08:05

Курск өлкәсендәгеләргә ярдәм ит!

Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны игълан итә.

Курск өлкәсендәгеләргә ярдәм ит!Курск өлкәсендәгеләргә ярдәм ит!
Курск өлкәсендәгеләргә ярдәм ит!

Гуманитар ярдәм җыю көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

#МыВместе проектының төбәк штабында республика волонтерлык үзәгендә түбәндәге адрес буенча: Уфа шәһәре, Пушкин ур., 86 ("Йәшлек House" яшьләр пространствосы).

"Башкортстанның иреклеләр җәмгыяте, чыннан да, һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килә. Бүген без Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны игълан иттек һәм барлык республика халкын да анда катнашырга чакырабыз", - дип шәрехли комитет рәисе Вито Сабиров.

Гуманитар ярдәм сыйфатында түбәндәгеләрне кабул итәләр:

- Мәктәп кирәк-яраклары һәм рюкзаклар;

- Җылы кием һәм аяк киеме (көзге);

- Урын-җир кирәк-яраклары;

- Одеяллар;

- Яраклылык срогы кимендә 6 ай булган азык-төлек продуктлары;

- Гигиена җыелмалары;

- Балалар һәм олылар подгузниклары;

- Бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар;

- Балалар туклануы;

#МыВместе төбәк штабы телефоны: +7 927 311 23 55.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас