Чарада Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән «Бөтендөнья башкортлары корылтайлары (конгрессы)» делегацияләре, Русиянең тугандаш төрки халыклары галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.
«Башкорт токымлы атларның хәзерге торышы һәм нәсел исәбенең проблемалары» темасына доклад белән Башкортстанда башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча «ИРӘНДЕК» хәйрия фонды каршындагы эксперт комиссиясе рәисе Әкрам Хөсәенов чыгыш ясаячак. Башкорт токымлы атларның генофондын камилләштерү проблемалары турында авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Ираида Әхәтова сөйләячәк.
Башкорт токымлы атларны саклау өчен нәсел исәбенең әһәмияте турында Башкортстанда башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча «ИРӘНДЕК» хәйрия фонды эксперты Миңнур Яратова сөйләячәк. "Түгәрәк өстәл" кысаларында шулай ук Мәхмүт Сәлимовның «Башкорт аты» китабын тәкъдир итү булачак.
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” башкорт токымыннан I халыкара ат фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән узды һәм шуннан бирле ел саен уздырыла башлады. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык һөнәрләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атның баш саны артуга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Фото һәм оригиналь текст: resbash.ru