Тарихи документларда беренче тапкыр әле ХVII йөздә үк телгә алынган Карача-Елга авылы төрле чорлар кичергән. Заманында биредә Русия чикләрен саклау максатында оештырылган Башкорт-мишәр казак гаскәрләренең югары чиндагы хәрбиләре, билгеле дин әһелләре яшәгән. Узган гасыр башындагы колхозлашу чорында “Күмәк” хуҗалыгы оештырылып, соңрак ул 5 авылны берләштергән Свердлов исемендәге миллионер колхоз булып илгә танылган.
Урта мәктәп, заманча клуб, участок дәваханәсе, җимеш бакчасы, дүрт фермасы, янгын депосы, республикада иң уңдырышлылардан саналган туфраклы басулары, тегермәне, сигез буасы, ашханәсе, музее, калын урманы, мул сулы Карагали күле, атлар чумып чыгарлык Урам күле, тагын бик күп байлыклары булган аның. Барыбызга да билгеле бер чорда боларның күбесе югалган, әлбәттә. Көтү-көтү колхоз малларын кай тарафка куып алып китүләрен күреп-белеп торган авыл абзыйларының йөрәге әрнегән, билгеле. Халыкның күңеле төшкән. Ә бу – бик аянычлы хәл, чөнки ул башка күңелсезлекләргә дә китерә.
Шулай да, башлыча, зыялы, үҗәт, үткер халык моның белән килешергә теләми. Акрынлап үз эшләрен ача башлый, авылда эшкуарлар барлыкка килә. Колхоз чорыннан калган, соңгы елларда сүнеп барган фермалар тергезелә, бер-бер артлы кибетләр ачыла, корыган чишмәләр күзләрен ача, ерылган буалар яңадан буыла, авылның бер очын икенчесе белән бәйләп торган, әмма озак еллар хәвеф тудырган зур буа да тәртипкә китерелә, авылларда зиратлар төзекләндерелә.
Шунда бер төркем актив авылдашлар җәйге бер матур көндә бөтен якташларны җыеп, бәйрәм үткәрергә була. Моннан биш ел элек узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменнән соң биредә, чыннан да, күпләрнең рухы күтәрелә. Шуннан соң авылда матур гамәлләр арта – әллә күпме күңелле мәдәни чаралар, спорт ярышлары, өмәләр үткәрелә.
Шул дулкында быел да Карача-Елга авыл биләмәсе хакимияте “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырды. Анда элекке Свердлов исемендәге колхозга караган Карача-Елга, Чыршы-Тартыш, Ислан, Талбазы, Мортаз авыллары халкы җыелды.
– Быелгы бәйрәмгә тагын да зуррак әзерлек белән килдек, – ди авыл хакимияте башлыгы Марс Тимерханов. – Төзекләндерү эшләре, юл салу, чүплекне тәртипкә китерү, суүткәргечләрне ремонтлау һәм башка шундый эшләрне авыл хакимияте үз өстенә алды. Ә клуб, китапханә хезмәткәрләре һәм бер төркем актив авылдашлар бәйрәмне оештыру эшләренә кереште.
Бәйрәм моннан кырык еллар элек колхоз сабантуе уза торган истәлекле Чаганлы бүләк дигән бик матур урында оештырылды. Ничә дистә еллар узгач, бирегә тагын бер җыелу бик дулкынландыргыч булды.
– Бу гади очрашу гына түгел, бу тарихи вакыйга, – диде Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов, килгән халыкны сәламләп. – Кырык ел буена бу урыннар якташларның берләшүен, тагын бер йодрык булып яши башлавын көткәндер. Илдәге хәзерге вәзгыять халыкны бердәм булырга чакыра, республикада барган уңай үзгәрешләр моңа тагын да зуррак мөмкинлекләр ача. Безнең көч – чыннан да, бердәмлектә, без барысына да ирешәчәкбез, җиңү дә безнеке булачак.
Марат Заһит улы авыл активистларына, быел алтын туйларын билгеләүче парларга бүләкләр тапшырды. Район башлыгы кулыннан бүләк алучылар арасында Флүрә һәм Ильяс Гыйлемхановлар да бар иде. Аларның мәхәббәте моннан ярты гасыр элек нәкъ шушы Чаганлы бүләктәге сабантуй аланында кабынган. Еллар узу белән алар бирегә балалары, оныклары белән килгән.
Районның Ветераннар советы рәисе Венер Галимов әлеге көндә СВОда хезмәт итүче егетләрне билгеләп үтте һәм аларның якыннарына бүләкләр тапшырды.
– Бу мизгелләрдә яугирләребез илебез иминлеге өчен, фашизм калдыклары башларын күтәрмәсен өчен батырларча сугыша, – диде ул. – Алар бер минутка да безнең истән чыкмый. Иң авыр сугыш елларында да безнең әткәй-әнкәйләр җыеннардан баш тартмаган, чөнки алар халыкның рухын күтәрү өчен кирәк булган. Без дә бүген көчле рухлы, бердәм һәм тату булыйк, туганнар.
Бүләкләүләр тәмамлангач, танылган эстрада йолдызы Морат Гайсин һәм аның төркеменең шоу программасы башланды. Морат чыгышы белән Ислан авылыннан, ул үз теләге белән авылдашларын, якташларын иҗат җимешләре белән таныштырырга булган. Җырчы әле Казанда яши. Аның берничә тапкыр “Алтын Барс” премиясе иясе, Ваһапов фестивальләре һәм башка дәрәҗәле мәйданнарда премияләр алуы – якташлар өчен зур горурлык. Уфада үссә дә, ул әтисенең кендек каны тамган нигезне, туганнарын онытмый. Тамыры ныклы булса, агачның җимеше дә татлы була шул, Моратка яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде якташлар.
Үзешчәннәр – Рөстәм Ахунов, Зөлфия Мортазинаны да алкышларга күмделәр. Алар – авыл бәйрәмнәрендә иң көтеп алган кунак та, шушы бәйрәмнәрнең хуҗасы да.
Бәйрәм кызганнан-кыза барды, ул урман алдындагы киң мәйданга таралды. Ә анда ниләр генә юк! Көрәш бәйгесе, баганага менү, капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгерүләр дисеңме!
Иң күңеллесе – мәйдандагы халыкның барысы да бер сулышта булуы. Кочаклашып күрешүләр, сабакташлар белән түгәрәккә җыелып сөйләшүләр, күптән күрешмәгән авылдашларның күз яшьләре аша елмаешып кочаклашулары, хатирәләр, җыр-моң, дәртле биюләр... Сагынышып очрашты халык, туган җирнең алтыннан да кыйммәт булуын тагын бер кат раслады. Ә алар таралышканда, Чаганлы бүләкнең купшы имәннәре киләсе елларда да шулай бердәм булып, тезелешеп кайтуларын көтеп калды. Яңа очрашуларга кадәр, якташлар!
Резида ВӘЛИТОВА.