Узган атнада Башкортстанда яшәүчеләрдән төрле мәсьәләләр буенча 5021 мөрәҗәгать теркәлгән. Алар еш кына юллар төзексезлегенә зарланган. 29 июльдән 4 августка кадәр шушы темага 1,4 меңнән артык комментарий алынган, бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 43кә күбрәк. Биредә төп тема ─ юлларны ремонтлау, ә иң актив язучылар – Уфа, Иглин һәм Әбҗәлил районнарыннан.
Территорияләрне җыештыруга һәм җәмәгать урыннарын яңартуга шикаятьләрне дә кертеп, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык (планлы эшләргә бәйле рәвештә кайнар су булмау һәм көчле яңгырлар нәтиҗәсендә түбәләрдән су үтү), сәламәтлек саклау (ташламалы дарулар алу һәм тар белгечләргә язылу), транспорт, чүп-чар чыгару һәм пособиеләрне рәсмиләштерү тәртибе буенча да мөрәҗәгатьләр килгән.
Менә берничә хәл ителгән инцидент. Иглин районының Иглин авылындагы Орловская урамында фонарьларны ремонтлаганнар. Аларның эшләмәве турында халык социаль челтәрләрдә язган. Мәсьәләне хәл итүгә Республикага идарә итү үзәге, Иглин районы хакимияте һәм Иглин авыл Советы хезмәткәрләре кушылган. 25 июльдә проблема хәл ителгән.
Уфаның Менделеев урамы, 41 адресы буенча ясалма юл тигезсезлеге ремонтланган. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы 17 июльдә әлеге юл участогында чокырларны ямау үтенечен теркәгән, Киров районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. 24 июльдә районның коммуналь хезмәтләре әлеге адрес буенча юлны ремонтлаган. “Уяу булуыгыз өчен рәхмәт!” ─– дип мөрәҗәгать калдыручыларның күңелен күтәрергә дә онытмаганнар.
Нефтекама шәһәрендә Үзәк урам, 39а адресы буенча урам яктыртуны тергезгәннәр. Бу районда фонарьлар янмавы турында социаль челтәрләрдә урындагы хатын-кыз хәбәр иткән. Мөрәҗәгатьне Республикага идарә итү үзәге роботы теркәгән, шәһәр хакимияте эшкә алган. “Төбәк электр челтәрләре” ресурслар белән тәэмин итүче оешма белгечләре проблеманы хәл иткән – хәзер Үзәк урамда якты һәм хәвефсез.
Уфаның Коммунистик урамы, 132 адресы буенча агач ауган дигән сигналны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары 1 августта теркәгән. Икенче көнне үк коммуналь хезмәтләр агачны алып киткән.
Башкаланың Орджоникидзе районындагы Бөре трактында “Җәяүлеләр кичүе” дигән юл билгесе куелган. Моны эшләүне, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышы янында юлга билге салуны халык социаль челтәрләрдә сораган. Инцидентны Уфа шәһәренең “Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарәсе” хезмәткәрләре эшкә алган, 1 августка проблема хәл ителгән.
Тагын ике шикаятьне “Инцидент-менеджмент” системасы Уфаның Дим районында теркәгән. Александровка урамында яшәүче, көчле яңгыр юлны юды, дип хәбәр иткән. Дим районы хакимияте хезмәткәрләре мәгълүматны тиешле хезмәтләргә тапшырган. 1 августта биредә кабат ком-таш түшәгәннәр. Кустарево урамында яшәүче хатын юлдагы чокырларны ремонтлау эше өлешчә генә башкарылуына игътибар иткән. Шикаять юл хезмәтенә тапшырылган. Тиз арада бу урамдагы чокырлар тигезләнгән.
Сибай шәһәренең Көньяк бистәсендәге балалар мәйданчыгында чүп-чар җыештырылган һәм үлән чабылган. Социаль челтәрләрдә мәйданчыкның торышына шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе зарланган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. Сибай шәһәре хакимияте юл ремонт-төзелеш идарәсе белән элемтәгә кергән. Башта урам себерүчеләр тирә-якта тәртип урнаштырган, аннары үләнне чапкан.
Стәрлетамакның Төзүчеләр урамында юл билгесе моннан ары автомобильчеләрне ялгыштырмаячак. Аның кыйшаюы турында 31 июльдә шәһәр кешесе социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗәгатьне Стәрлетамак шәһәре хакимиятенә җибәргәннәр. Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре 1 августта “Берьяклы хәрәкәт” билгесен төзәткән.