11 августта – Төзүчеләр көне билгеләнәчәк. Һөнәри бәйрәмне проектлауга, төзелешкә, ремонтка һәм корылмаларны хезмәтләндерүгә катнашы булган барлык һөнәр ияләре – инженерлар, проектлаучылар, монтажчылар, ташчылар, штукатурчылар, бригадирлар, тармакны материаллар белән тәэмин итүчеләр һәм хезмәтләндерүчеләр билгеләп үтә. Төзүчеләр көне һәр елны августның икенче якшәмбесендә билгеләнә.
Тарих
Төзүчеләр көнен 1956 елда билгеләп үтә башлыйлар. Ул чорда Советлар Союзы төзелеш шаукымы астында була: эре предприятиеләр, ГЭСлар төзелә, “хрущевка”лар рекордлы срокларда күтәрелә.
Тармак икътисадның төп көченә әверелә, шуңа күрә 1955 елның 6 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан “Ел саен үткәреләчәк “Төзүче көне”н билгеләү турында” указга кул куела. 1980 елда бу дата “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы указда беркетелә.
Ил беренче тапкыр Төзүчеләр көнен 1956 елның 12 августында киң колач белән бәйрәм итә. Күләмле күңел ачулар, мәдәният йортларында һәм җәйге мәйданчыкларда артистларның чыгышлары уза. Шул ук көнне “Лужники” стадионы файдалануга тапшырыла.
Вакыт узу белән әһәмиятле объектларны ачу хөрмәтенә тантаналар оештыру дәвам итә, ә 2011 елдан алып Төзүчеләр көне федераль бәйрәм дип игълан ителә. Бу башлангыч – төзүче һөнәренең әһәмиятен тану һәм Русиядә төзелеш белән шөгыльләнүчеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе.
Тармак бүген
Сафка кертелүче торак күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били: Идел буе федераль округында – 2нче урында, Русиядә – 7нче урында. 2023 елда төбәктә 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 8,8 процентка артык. 2030 елга ел саен 4 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру – республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларның берсе. Бүген 124 төзүче оешма гомум мәйданы 2,5 миллион квадрат метрдан артык булган 290 күпфатирлы торак йорт төзи.
Башкортстанга Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлагач та төзелеш тармагына игътибар бермә-бер артты. Беренчедән, атна саен “Төзелеш сәгате” форматында киңәшмәләр үтә башлады, анда тармактагы проблемалар хәл ителә.
Шулай ук, Радий Хәбиров алданган өлешчеләр проблемасын шәхси контроленә алды. 2017 елдан алып республикада юридик һәм икътисади чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 14866 кешенең хокуклары тергезелгән. Алданган “дольщик”ларның бер өлеше төзелмәгән торак өчен компенсация алды. Агымдагы елның апрель башына төбәктә озак төзелүче берничә объект файдалануга тапшырылды.
Өлешчеләрнең инициатив төркемнәре вәкиле, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Гайсина җәмәгатьчелек исеменнән төбәкнең идарә итү командасына торак мәсьәләсен хәл иткән өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезү бурычын Русия Президенты Владимир Путин куйганын искәртте.
– Без бу тема белән бик актив шөгыльләндек һәм билгеләнгән вакытта дәүләт башлыгы йөкләмәсен үтәдек, – диде Радий Хәбиров. – Мондый катлаулы мәсьәләне хәл итүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт.
Атналык уза
Уфада 6-11 августта узучы төзелеш атналыгы кысаларындагы бәйрәм чаралары Башкортстан Төзелеш министрлыгының 80 еллыгына һәм республика башкаласына нигез салынуның 450 еллыгына багышлана.
– Быел августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көнен түгел, ә Башкортстанда төзелеш атналыгын уздырырга булдык. Безнең тармак төбәк икътисадының төп локомотивларының берсе булды һәм булып кала, һәм анда төп “двигатель” – кешеләр. Нәкъ менә алар өчен, шулай ук барлык Уфа халкы һәм башкала кунаклары өчен кызыклы бәйрәм программасы әзерләдек, – диде республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен 10 августта “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында төзелеш комплексының спорт чемпионаты узачак. Анда катнашучыларны фиджитал-футбол, баскетбол, аркан тарту, йөгерү, пляж волейболы, сап-такталарда узышлар, роликларда флорбол, лазер бәйгесе көтә. 11 августта Агыйдел яры буенда кечкенә уфалылар өчен балалар төзелеше фестивале оештырылачак. Балаларны актив уеннар, шулай ук йөк техникасы тамашасы көтә.
Ике көн дәвамында “Минем Уфа. Киләчәкне төзибез” архитекторлар мәйданчыклары эшләячәк, анда теләгән һәркем үз тәкъдимнәрен, территорияләрне төзекләндерү идеяләрен калдыра алачак. Шулай ук Башкортстанның төзелеш тармагы алдынгылары бүләкләнәчәк.
17 августта “Патриот” хәрби-патриотик паркы территориясендә төзелеш атналыгын бәйрәм итү кысаларында төзелеш тармагы вәкилләре “Геройлар узышы”нда катнашачак.
Бәйрәм чаралары Уфа шәһәре хакимияте ярдәме белән узачак.