+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 август 2024, 13:30

«Башкортостан продукты» - республиканың сыйфат билгесе

Бөре районыннан тегү эшләнмәләре җитештерүче Гайсина Т.В. «Башкортостан продукты» проекты дипломанты булды.

«Башкортостан продукты» - республиканың сыйфат билгесе«Башкортостан продукты» - республиканың сыйфат билгесе
«Башкортостан продукты» - республиканың сыйфат билгесе


Эшкуар тегү-чигү производствосы белән шөгыльләнә һәм «Матрешка» брендына нигез салучы булып тора.
- Төбәк җитештерүчеләре мәнфәгатьләре өлкәсендә эшләп, проект, локаль продукцияне алга җибәрү һәм сату базарын киңәйтү максатында, республика компанияләрен берләштерүне дәвам итә. Бүген азык-төлек продуктлары һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерүче 810 кеше проект дипломанты булып тора. «Башкортстан продукты» билгесе белән 30 меңнән артык әйбер маркировкалана, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Шәхси эшкуар Гайсина Т.В. җитештерү белән 7 елдан артык шөгыльләнә. Башлангыч этапта эшмәкәр бөтен эшне мөстәкыйль башкарган, хәзер командада - 6 хезмәткәр, ә предприятие тегү һәм чигү цехларына кадәр киңәйгән. Остаханә эшләнмәләре сатып алучыларның киң даирәсенә юнәлтелгән: балалар һәм өлкәннәр киемнәре, гаилә комплектлары, туристлык һәм корпоратив сувенирлар. «Матрешка» бренды продукциясен маркетплейсларда сатып алырга мөмкин. Эшкуар үз кибетен ачарга ниятли.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, «Башкортстан продукты» проектында катнашу җитештерүчеләргә үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

- Проект дипломантлары күчмә бизнес-миссияләрдә катнаша, мәгълүмати ярдәм ала. Һәм, әлбәттә, бу безнең, республиканың сыйфат билгесе – продукциягә ышанып була торган күрсәткеч, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. – "Башкортстан продукты" сату географиясен киңәйтергә, җитештерү күләмен арттырырга, сатып алучыларның җирле товарлар белән кызыксынуын саклап калырга ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас