Алар арасында Экология министрлыгы, район хакимияте, уку йортлары хезмәткәрләре, шулай ук водолазлар да бар иде. Чараның инициаторы - Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров.
Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул мондый экологик акцияләрнең табигать объектларын саклау һәм тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү өчен мөһимлеген ассызыклады. Аннары җыелганнар капчыклар һәм перчаткалар алдылар һәм күлнең яр буе территориясен чүп-чардан чистарту өчен ике төркемгә бүленделәр.
Талкас күле ярларын җыештыру буенча Акция 2021 елдан бирле үткәрелә. Әгәр беренче елда анда 30лап кеше катнашкан булса, узган ел катнашучылар саны 150гә кадәр арткан.
Фото: bv02.info