+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 август 2024, 12:25

Бу дөрес хәбәр түгел!

Социаль челтәрләрдә, янәсе, Башкортстаннан билгеле бер кан төркеме булган хатын-кызларны донорлык өчен Курск өлкәсенә мәҗбүри җибәрәчәкләр дигән фейк таралды. Хәбәр республика Башлыгы указына сылтама белән таратыла.

Бу дөрес хәбәр түгел!Бу дөрес хәбәр түгел!
Бу дөрес хәбәр түгел!

Чынлыкта беркем дә гражданнарны кан тапшырырга мәҗбүр итәргә җыенмый. Башкортстан Башлыгы андый указлар чыгармады. Фейк авторлары ашыгыч рәвештә ялган документ эшләгән, дип ассызыкладылар «Фейклар белән сугыш. Башкортостан" телеграм-каналында.

Ялганны күп факторлар күрсәтә:

*Указның номеры һәм датасы юк, гәрчә мондый документларда алар һәрвакыт булса да;

*"указ" хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылмаган;

*норматив хокукый актның исеме кабатлана;

*төбәк Башлыгы фамилиясен ни өчендер аның вазыйфасы атамасында кабатлаганнар, гәрчә документта ФИО өчен аерым урын бүлеп бирелгән булса да;

*форматлау да дөрес түгел.

Фото: ® UfacityNews.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас