+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 август 2024, 11:25

Гаилә һәм спорт бәйрәме узды

Бу ялларда Белорет районы «Малидак» гаилә спорт фестивалендә катнашучыларны сигезенче тапкыр каршы алды.

Гаилә һәм спорт бәйрәме уздыГаилә һәм спорт бәйрәме узды
Гаилә һәм спорт бәйрәме узды

Ул Отнурок авылы янындагы аланда үткәрелә. Спортчылар Көньяк Уралның тау түбәләре буйлап 500 чакрым йөгерделәр. Теләге булганнар скандинавия йөрешендә һәм рогейнда (спорт ориентлашуы төре) ярыша алды.
Безгә Русиядән һәм башка илләрдән алты меңгә якын катнашучы килде, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек күбрәк.
- Фестиваль программасы киңәйде, территорияне ун мәйданчыкка бүлделәр: зур һәм кече сәхнә, фитнес-зона, балалар зонасы һәм остаханәләр, баулар паркы һәм скалодром, планетарий, вело-мәйданчык.
Ярышларда җиңүчеләрне котлыйм! Оештыручыларга һәм ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәт!
Сезне яңадан Белорет җирендә күрүебезгә шат булырбыз! - дип яза социаль челтәрләрдә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас