+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 август 2024, 10:50

Халыклар дуслыгына хезмәт итә ул

Бүздәк бренды дәрәҗәсенә күтәрелгән “Бәлешфест” милли ашлар фестивале моны янә бер кат раслады

Халыклар дуслыгына хезмәт итә улХалыклар дуслыгына хезмәт итә ул
Халыклар дуслыгына хезмәт итә ул

 

“Бәлешфест” хәзерге чорда  “Бүздәк бренды” дәрәҗәсенә күтәрелеп, танылганнан-таныла бара. Моңа 2017 елда Башкортстан гына түгел, Русия күләмендә беренче тапкыр оештырылган “Бүздәк бәлеше” милли ризыклар фестивале юнәлеш биргән иде. Былтырдан башлап исә бәйрәмне августның икенче шимбәсендә үткәрү традициягә керде.

Төп максаты итеп үткәнебезне, гореф-гадәтләр, милли-йолаларыбызны, халык ашларын өйрәнү һәм саклау юнәлеше белән бергә, телебезгә игътибарны арттыруны да куйган чара Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Римма Үтәшева башлангычы белән тормышка ашырыла башлаган иде. Атап әйткәндә, 2016 елда Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге тырышлыгы белән район күләмендә “Бүздәк бәлеше – кунак ашы” исемендә милли ашлар бәйрәме үткәрелде. Аннары инде халык күңеленә яткан чара республика дәрәҗәсенә чыгып, Бүздәктә оештырылган милли ашлар бәйрәмендә күрше районнардан  кунаклар катнашты, соңрак “Бәлешфест” Русия күләмендә дә танылды. 2022 елда “Бәлешфест” Русия Президенты Грантына лаек булып, чараны шушы акчалар исәбенә оештыру гадәткә керде. Менә шул рәвешле Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева тырышлыгы белән Бүздәк бәлеше илебездә киң танылды.

 

 

Әйтергә кирәк, милли рухка чикләр юклыгын кыска гына вакыт аралыгы да бар тулылыгы белән исбатлады.  Бүздәкне данлаган “Бәлешфест”  төрле төбәкләрдә яшәүче милли ризык яратучыларны 10 августта тагын да бер мәйданга җыеп, халык бәйрәме рәвешендә  шаулап-гөрләп, Башкортстанны башка кыйтгаларга танытты.

 Белүебезчә, Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән өч ел элек республика халыкларының  милли ашлар бәйрәме Бүздәк районының төп чарасы – бренды сыйфатында оештырыла башлады. Шуңа бәйле, аның абруе да арта, оештыручылар әйтүенчә, быел, мәсәлән, катнашучылар географиясе дә шактый киңәйгән. “Бәлешфест-2024”тә катнашу өчен оешмалар һәм шәхси малтабарлардан 50дән артык гариза кабул ителгән. Тоташ алганда исә, Бүздәк фестивалендә республиканың дистәләп районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасы, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләреннән иҗади коллективлар катнашты.

 Күләмле чараның максатлары һәркемнең күңеленә якын – киң таралган Бәлеш бәйрәме аша халыклар дуслыгын чагылдыру торды. Быел бәйрәмне оештыручылар сыйфатында  Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты чыгыш ясады.

 Республика күләмендәге һәм Русия дәрәҗәсендәге максатлы программалар ярдәме белән Бүздәк авылы соңгы чорда социаль яктан зур үзгәрешләр кичерде. Яңартылган спорт һәм ял паркының иң югары дәрәҗәдәге бәйрәмнәр оештыру урынына әверелүе дә раслый моны. Ял паркы алдында “Бәлешфест” кунакларын районның милли киемдәге үзешчән сәнгать осталары – Күзәй авылы мәдәният йортының “Илһам чишмәсе” татар фольклор төркеме һәм гармунчылар  ансамбле каршы алды. Театрлаштырылган музыкаль тамашага шулай ук Таулар, Гафури, Түреш һәм Сәвәдебаш авыллары иҗади коллективлары җәлеп ителгән, чыгышлар милли телләрдә барды. Менә шул рәвешле, максатына ярашлы, бәйрәм халыклар дуслыгы рухында башланып китте.

Фестивальнең рәсми  өлеше ял паркының үзәк сәхнәсендә үтте. Тантаналы чарада бәйрәмдә катнашучыларны ихлас күңелдән дәрәҗәле кунаклар тәбрикләде, алар арасында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, күрше районнар хакимиятләре башлыклары бар иде.

 Русия Дәүләт думасы  депутаты Римма Үтәшеваны якташлары көчле алкышлар белән каршы алды. Котлау чыгышында Римма Әмир кызы даими рәвештә  үткәрелүче “Бәлешфест”ның төп казанышы булып Русия һәм Башкортстан халыклары дуслыгы торуын, шуңа бәйле, фестиваль кысаларында милли бәйләнешләрнең ныгуын билгеләде. Башкортстаннан  Русия депутатының бу юнәлештәге эшчәнлеге лаеклы бәһаланды – республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Римма Үтәшевага министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

 Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: бәйрәм тантаналары барышында бүләкләүләр күп булды, атап әйткәндә, “Бәлешфест-2024”не әзерләүгә зур өлеш кертүчеләрдән зур гына төркем Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бүздәк районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

 Фестиваль программасына быел оештыручылар кайбер үзгәрешләр дә керткән, әйткәндәй, алар халык күңеленә аеруча хуш килде. Атап әйткәндә, бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң фестивальнең йөзек кашы – Зур бәлеш белән сыйлаулар башланды. Аны хакимият башлыгы Рима Мусина җитәкчелегендә Күзәй авыл биләмәсе аш-су осталары әзерләгән. Бәлешне пешерү өчен “Башкирагроинвест” җәмгыяте тарафыннан махсус мич әзерләнгән. Зур бәлешнең авырлыгы 200 килограммнан артыграк, ул “Бүздәк бренды” саналган махсус рецепт белән әзерләнә, кулланылган азык-төлек, ингредиентлар күләме һәм пешерү ысулы сер итеп саклана.

 Бәйрәмнең абруйлы күчтәнәченнән беренче булып авыз итү хокукы СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан якташ-яугиргә, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә һәм ата-аналарына бирелде. Әлеге ихтирам билгесе хуплап кабул ителде.

 Әйткәндәй, фестиваль кысаларында, хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган зур мәйданчык булдырылган иде. Анда СВОда, шулай ук локаль бәрелешләрдә катнашучы якташлар турында бай материал тупланган. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Украина белән бәрелештә һәлак булган яугирләрнең гаиләләре һәм ата-аналары белән җанлы очрашулар үтте. Кадетлар мәктәбе укучылары хәрби коралларны сүтү-җыюда осталыкларын күрсәтте. СВОда катнашучы бүздәклеләргә ярдәм күрсәтүгә бәйрәм кунаклары да өлеш кертте – маскировка челтәрләре үрүдә катнашты, яугирләргә теләкләрен хатлар рәвешендә язды.

 Бүздәк районында утыздан артык милләт вәкилләре яши. Бәйрәм көнне аларның саны “Бәлешфест” кунаклары исәбенә тулыланды, дип әйтергә мөмкин, ә республика халыкларның аш-су үрнәкләре белән якыннан танышу мөмкинлеген  этно-ихаталар бирде. Аларда урыс, татар, башкорт, мордва, удмурт, мари һәм чуваш милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспозицияләр тупланган иде, моннан тыш, элекке гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне чагылдырган көнкүреш әйберләре дә игътибарны җәлеп итә. Әмма бәйрәмнең рухына туры килеп, өстенлек, әлбәттә, милли ризыкларга бирелгән. Табыннар байлыгы һәм ризыкларның төрлелеге белән күзләрне камаштырды.

 Бу җәһәттән Благовар районының этно-ихатасы милләтләр дуслыгына, чын мәгънәсендә, үрнәк булырлык. Бу төбәктә борынгыдан гомер кичерүче татарлар, украин һәм немец милләтләре вәкилләре милли ризыкларын тәкъдим итеп, кунакчыллыгы белән тамашачылар ихтирамын яулады. Бәйрәм хуҗалары да күршеләрдән калышмады. Районның Уртакүл, Кәпәй-Кобау, Күзәй, Каран авыл биләмәләренең этно-ихаталары милли орнаментлар кулланып бизәлүе белән халыкны җәлеп итте.

 Бәйрәмдә төп урынны Бәлеш алып торуы табигый. Оештыручыларның якынча исәпләүләре буенча, “Бәлешфест-2024”кә багышлап ике йөздән артыграк бәлеш пешерелгән, вак бәлешләрне, кем әйтмешли, санап бетерерлек түгел. Ә инде Бүздәк бәлешенең һәрчак беренче урында булуына шик юк. Бу район осталары оештырган осталык дәресләрендә дә чагылыш тапты. Аны Бүздәк авылының 8нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Нәзифә Гарифуллина һәм Алсу Кәбирова бар тулылыгы белән күрсәтте.

 Әйе “Бәлешфест-2024” менә шундый бик күп матур бизәкләр белән балкыды, бәйрәм чараларының программасы гаять бай иде. Бу җәһәттән фестиваль максатына иреште, дип расларга ныклы нигез бар. Ул дуслык һәм кунакчыллык бәйрәменә әверелде. Дистәдән артык мәйданчыкта аш-су әзерләү буенча осталык дәресләре үтте, милли кухнялар күргәзмәләре, сувенирлар белән сәүдә оештырылды.   Көн дәвамында барган бәйрәм концертында Башкортстан һәм тугандаш Татарстан сәнгатенең чагу йолдызлары чыгыш ясап, халыклар дуслыгына матур мисал булды.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Динар Кәлимуллин фотолары.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас