“Грант” сүзе инглиз теленнән “бүләк”, “субсидия”, “дотация” дип тәрҗемә ителә. Сүз этимологиясенең үзендә үк яхшы өндәмә салынган: ярдәм. Грантлар дәүләтнеке дә, хосусый да булырга мөмкин, алар фән, сәнгать, социаль, эшкуарлык һәм башка өлкәләрдәге проектларны тормышка ашыру өчен бүленә. Нинди генә юнәлеш булса да, бу – файдалы, димәк, безнең гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән.
Безнең республикада грант ярдәме системасы яхшы эшли, аның ярдәмендә күп кенә изге гамәлләрне тормышка ашыруга ирешелде. 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән бердәм грант операторы – “Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды” булдырылды. Максаты – гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү.
Беренче бишьеллыкның нәтиҗәләре бик тоемлы булды. 2020-24 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, 745 социаль әһәмиятле проектка ярдәм итте. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китте, шулардан 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондының уртак финанславы исәбенә.
“БЕЗДӘ ГРАНТ ЯРДӘМЕ СИСТЕМАСЫ ЯХШЫ ОЕШТЫРЫЛГАН. СОҢГЫ БИШ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ГРАЖДАНЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ ИНСТИТУТЛАРЫ 1,5 МИЛЛИАРД СУМГА ЯКЫН ШУНДЫЙ ЯРДӘМ АЛДЫ. БЕЗНЕҢ КОММЕРЦИЯГӘ КАРАМАГАН СЕКТОР БАШКОРТСТАН БАШЛЫГЫ ГРАНТЛАРЫ ҺӘМ ПРЕЗИДЕНТ ГРАНТЛАРЫ ФОНДЛАРЫ КОНКУРСЛАРЫНДА АКТИВ КАТНАША, – ДИДЕ РЕСПУБЛИКА ҖИТӘКЧЕСЕ РАДИЙ ХӘБИРОВ.
Бүген шул грантны алучыларның берсе белән таныштырмакчыбыз. “Игелекле эш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коммерциягә карамаган автономияле оешмасы Дәүләкән шәһәрендә 2015 елның мартында оештырылган. “Безнең миссия: халыкның социаль хезмәтләр алуга ихтыяҗын канәгатьләндерү. Өлкән кешенең лаеклы картлыгын һәм тормыш сыйфатын тәэмин итү, аның актив гомерен озайту”, – диде үзәк директоры Лариса Иванова.
Коллективның төп өлешен гражданнарга өйдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 20 елдан артык эш тәҗрибәсе булган социаль хезмәткәрләр тәшкил итә.
–– Социаль хезмәтләргә мохтаҗ булган һәркем һәрвакыт безнең ярдәмгә, консультацияләргә, шәхси аралашуга, социаль хезмәт күрсәтүнең оптималь вариантын сайлауга һәм безнең хезмәткәрләр ягыннан башка ярдәмгә исәп тота ала. Безнең оешмада социаль хезмәтләр алуга чират юк, – ди директор.
“Игелекле эш” үзәге Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында җиңгән. Шул акчага 1июльдән “Изге эшләр остасы” проектын гамәлгә ашыра башлаганнар. Проект шәһәр һәм райондагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга өйдә һәм йорт яны территориясендә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә түләүсез ярдәм күрсәтүне күздә тота.
– Без шушындый грантлар системасы булдырылуга республика җитәкчелегенә, аеруча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка чиксез рәхмәтле. “Изге эшләр остасы” проекты кысаларында белгеч-остаз һәм волонтерлардан торган бригада булдырылды, алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге гражданнарның көнкүреш проблемаларын хәл итү максатында аларның өйләренә заявкалар буенча чыга. Мөрәҗәгать итүчеләрнең көнкүреш проблемаларын сыйфатлы хәл итү өчен кирәкле кораллар, материаллар, инвентарь һәм җиһазлар сатып алынды. Шулай ук белгеч-остаз эш үзенчәлекләренә өйрәтеп, инструктажлар үткәрде. Дәүләкән районы территориясендә “Изге эшләр остасы” проектын гамәлгә ашыру ким дигәндә мөмкинлекләре чикле 176 өлкән кешенең тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнар дәүләт тарафыннан өстәмә игътибар һәм кайгыртучанлык тоячак, бу киләчәктә аларның физик һәм эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясаячак, – ди Лариса Иванова.
Ярдәм алучыларның берсе – 72 яшьлек Рәис Мөхәммәтдинов. Ул инде күп еллар авырый, урын өстендә ята, кеше ярдәменә мохтаҗ. Менә дүрт ел инде аны “Игелекле эш” үзәге әгъзасы Юлия Стешина карый.
– Рәис Имаметдин улы ялгыз яши, соңгы елларда урыннан да торалмый башлады. Мин барып карап, көндәлек эшләрен башкарып, хезмәт күрсәтеп йөрим. “Игелекле эш” оешмасының 1 июльдән “Изге эшләр остасы” проектын башлап җибәрүен белгәч тә, абзыйның аш бүлмәсендә һәм бәдрәфендә сантехниканың ватык булуын исәпкә алып, тиз арада заявка бирдем. Икенче көнне үзәктән Алексей Иванович килеп, нинди җиһазлар кирәк булачагын карап китте. Аннары аларны алмаштырды. Барысы да бушлай. Шатлыгыбызның чиге юк. Гомумән, минем карамакта 21 авыру. Һәрберсенең проблемаларын вакытында хәл итәргә тырышабыз. Үзәк, аның шушындый мөһим һәм кирәкле проектлары безгә һәрвакыт ярдәмгә килә, – диде Юлия Стешина.
Үзәкнең тагын бер проекты “Минем тормышым – минем йортым” дип атала. Аны гамәлгә ашыру барышында Дәүләкән районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 76 өлкән гражданның йортларында уңайлы мохит булдырылган: өлкән яшьтәге гражданнар яшәүче йортларга 120 култыкса куелган. Кыскасы, аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудырылган.