+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 август 2024, 04:45

Кызым - Астма, улым - Астемир

Башкортстанда яңа туган балаларга кушылган сирәк исемнәр билгеле булды.

Кызым - Астма, улым - АстемирКызым - Астма, улым - Астемир
Кызым - Астма, улым - Астемир
Беренче ярты елдагы мәгълүматлар ЗАГС реестрында бар.

Әйтик, кызларга Алана, Сада, Радмила, Асият һәм Астма исемнәре сирәк кушылган. Ир-ат исемнәре арасында Астемир, Саян, Трофим, Чан Ньюнг Ань һәм Танир - сирәкләр исемлегендә.

Ә менә Әминә белән Тимур Башкортстанда иң популяр исемнәр булган. Шулай ук ата-аналар кызларын Софья, Ясминә, Эмилия һәм Арина, ә малайларны Әмир, Марк, Эмир һәм Артем дип атауны өстен күрә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас