Беренче "Башкорт аты" фестивале вакытында делегацияләрнең берсе Вилнурдан биясен 500 мең сумга сатуын сораганнар, узган ел Руся өчен ике ат тәкъдим иткәннәр. Ләкин ат хуҗасы "Дуслар сатылмый ул" дип бу тәкъдимне катгый кире каккан.
- Руся Русия көнендә туган. Шуңа күрә ул бу кушаматны йөртә. Ул - алмачуар, мин кечкенәдән шул турыда хыялландым. Аны күргәч, шунда ук хуҗалар янына килдем дә, сатуны сорадым. Хәзер Русяга 10 яшь. Ул көчле, сабыр, акыллы һәм бик тугрылыклы. Без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Шуңа күрә «Ылак»та яхшыбыз, - ди Вилнур.
Узган ел Руся “Башкорт аты”на колын белән барган, шуңа күрә колынга Граф кушаматын биргәннәр. Граф үсеп, таза айгырга әверелгән. Вилнур аны "Ылак" уены өчен калдырырга һәм өйрәтергә тели.
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” башкорт токымлы I халыкара ат фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән үтте һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык кәсепләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атның баш саны артуга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Фото: Лилия Нуретдинова