Нефтекамада яшәүче 66 яшьлек ир, телефон номерын алыштырып, мошенниклар корбаны булган.
Эш шунда, ул иске номерны банк кушымтасыннан алып ташларга кирәклеген белмәгән. Шушы көннәрдә аңа банктан кредит буенча взнослар түләү таләбе килгән, ләкин ул бернинди дә кредит алмаган булган. Пенсионер банкка йөгергән һәм үзенә 800 мең сумлык заем рәсмиләштерелгәнлеген ачыклаган.
Моннан тыш, аның картасыннан 640 мең сум тупланма юкка чыккан. Ачыклануынча, номерның яңа хуҗасы кушымтага кереп булуын аңлаган һәм моңа кулланыш тапкан. “Полиция бу эшне тикшерергә алынды”, ─ дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Яңавылда яшәүче 65 яшьлек хатынның хәле күпкә начаррак. Ул инвестицияләрдә акча эшләү рекламасына “капкан” һәм мошенникларга 7,3 миллион сум кредит акчаларын һәм тагын 400 мең сум үз акчасын күчергән.
Уфадан визажист булып эшләүче ханым хәзер банкка 5 миллион сум тиеш: ул мессенджерда “инвестицион мәйданчык трейдеры”ннан хәбәр алгач, мошенникларга кулдан акча тапшырган. Тагын бер 19 яшьлек уфалы аферистларга картәтисенең 2 миллион сумнан артык акчасын күчергән. Кызны “кәрәзле элемтә салоны — банк — Үзәк банк ─ полиция” дүрт буынлы схемасы буенча алдаганнар.
Гомумән алганда, республикада бер көндә гомум зыян 24 миллион сум тәшкил иткән.
Сак булыгыз! Шикле хатларны ачмагыз, шәхси мәгълүматны кертергә кирәк булган сылтамаларга күчмәгез, инвестиция аша акча эшләү тәкъдименә ышанмагыз! Балаларыгызга һәм ата-аналарыгызга киберхәвефсезлек турында сөйләгез. Аларны Интернетта сак булырга һәм шикле хәлләр турында үзегез белән сөйләшергә кирәклеген төшендерегез!