+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Августа 2024, 05:25

“Күптәнге теләгебез тормышка ашты”

Соңгы биш елда республикада булдырылган киң мөмкинлекләрдән файдаланып, Ярмәкәй районында “Яңа дөнья” глэмпингын ачкан Динар Ишмөхәммәтов шулай ди.

“Күптәнге теләгебез тормышка ашты”“Күптәнге теләгебез тормышка ашты”
“Күптәнге теләгебез тормышка ашты”

Башкортстанда ял итәргә теләк белдерүче туристлар саны арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, кунаклар республикада 2,2 миллионнан артык тапкыр булган. Чагыштыру өчен: 2010 елда төбәккә туристлар агымы 762,4 мең кеше тәшкил иткән, ә 2018 елда 1,169 миллион булган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туризм инфраструктурасын үстерүне төбәк өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады һәм республика халкы һәм кунаклары Башкортстанда ял итә алсын өчен шартлар тудыру бурычын куйды. “Башкортстанның гаҗәеп табигатен мөмкин кадәр күбрәк кеше күрергә тиеш”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Туристлар агымы үсеше –─ туризм инфраструктурасын үстерү буенча системалы эш нәтиҗәсе. Республикада ял итүгә булган ихтыяҗны соңгы елларда популярлашкан глэмпинглар – туристлар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирүче, тиз төзелә торган конструкцияләр канәгатьләндерергә ярдәм итә. Өч ел элек Башкортстанда нибары 5 глэмпинг булса, бүген инде – 100дән артык, һәм аларның саны арта бара.

Биш елда республика туризм тармагы үсешендә чын мәгънәсендә зур алга китеш ясады, дип әйтергә була. Глэмпинглар бу юнәлештә сизелерлек роль уйный. Глэмпинг ─– ул кемпингның бер төре, табигатьтә туристлар өчен җәйге лагерь, әмма кунакханә уңайлылыгы белән. “Глэмпинг” төшенчәсе “гламур” һәм “кемпинг” сүзләреннән барлыкка килгән. Төбәктә туризм инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме зур булышлык итә.

Ярмәкәй районының Иске Турай авылында “Яңа дөнья” глэмпингы май ахырында ачылды. Ул 12 кеше сыйдырышлы өч катлы модульле йорттан гыйбарәт. Биредә уңайлы ял итү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар: санитария блогы, кухня зонасы, мунча комплексы. Территориядә шулай ук мунча чаны, мангал зонасы эшли. Глэмпинг җитәкчесе Динар Ишмөхәммәтов алга таба территорияне, яр буе зонасын төзекләндерүне планлаштыра. Киләсе елга тагын кечерәк берничә глэмпинг төзеп кую планы да бар, чөнки бирегә кешеләр бик теләп килә икән.

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров­ның башлангычы белән эшкуарларга, аерым алганда туризм өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм чаралары билгеләнүе безнең өчен искиткеч яхшы булды: күптәнге теләге­безне гамәлгә ашырырга ярдәм итте алар. Туризм өлкәсендә бизнес ачарга теләп, конкурста катнаштык һәм былтыр үсешкә грант алдык. Район җитәкчелеге дә бик нык ярдәм итте. Үзебезнең акчаны да өстәп, шушы купшы йортны төзеп куйдык. Республика безне игътибарсыз калдырмый. Бу барысы өчен дә – бизнес өчен дә, туристлар өчен дә яхшы. Без май ахырында ачылдык һәм глэмпинг шунда ук бик популярга әверелде –─ июнь-июльдә кунаклар күп булды, августта да график тулып килә. Башкортстаннан гына түгел, Татарстаннан, Ырынбур өлкә­сеннән, төньяк төбәкләрдән дә киләләр. Кешеләр безнең турыда социаль челтәрләр­дән белә, сарафан радиосы эшли. Алга таба да үсәргә планлаштырабыз”, – ди Динар Ишмөхәммәтов.

“Яңа дөнья” глэмпингында ял итүдән алган тәэссо­ратлары белән туристлар үзләре дә теләп уртаклаша. “Монда бөтен гаилә белән ял иттек –─ җанны да, тәнне дә ял иттерә торган искиткеч урын. “Яңа дөнья”дагы мохит изрәтә. Хуҗалар барысын да җентекле уйлаган. Йортта бик уңайлы, чиста һәм матур, кирәкле әйберләр бар. Кызым кичкә кадәр чанда чайкалды, кичен бик шәп мунча кердек. Ә йоклар алдыннан без елга буенда сайраган кошларны тыңлап хозурландык. Тулы “перезагрузка” өчен менә дигән урын!” ─– дип язган ял итүчеләрнең берсе Эльвира.

“Ял итү өчен шәп урын! Йортта уңайлы булсын өчен барысы да каралган. Кирәкле инвентарьлы мангал зонасы, савыт-саба. Йокларга бик уңайлы караватлар, зур иркен зал. Шулай ук Интернетка тоташтырылган телевидение дә бар. Бик кунакчыл хуҗалар һәм уңайлы мохит!” ─– дип, ял турында фикер калдырган Виктория.
Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023-24 елларда Башкортстанда 32 муниципалитетта туристик объект булдыру буенча 78 инвестпроект ярдәм алган, нәтиҗәдә кунакларны кабул итү өчен 750 өстәмә урын булдырылган.

Грант алучыларның якынча яртысы диярлек – тармакта зур эш тәҗрибәсе булган эшкуарлар, алар булган базаны киңәйтүгә һәм яңа глэмпинглар төзүгә субсидияләр алган.

Араларында яңа эш башлаучы эшкуарлар да күп. Дәүләт ярдәме белән бизнеста беренче адымнарын ясаучы эшкуарларның 43 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.
Гомумән, Башкортстанда туризм инфраструктурасын үстерү буенча эш дәвам итә. Быел республика туризмның өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә 166,2 миллион сум күләмендә бердәм федераль субсидия алды. Җәлеп ителгән акчалар күләме буенча республика Русия төбәкләре арасында 7 урында тора. Туризм инфраструктурасын үстерү буенча тагын 72 проект грантлар алуга дәгъва итә. Якын киләчәктә Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы туристларны урнаштыру өчен модульле чаралар булдыруга 2025-27 елларда субсидияләр бирү буенча тагын бер конкурс үткәрергә планлаштыра. Башкортстанның шәһәр һәм районнары катнашу һәм инвестпроектлар өчен заявкалар әзерләү эшенә кушылды да инде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас