+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 август 2024, 12:25

Гаилә юбилеен "Башкорт аты"нда үткәрдек!

Уфа районының Шамонино авылыннан килгән Венера һәм Фәрит Юлдашбаевларның гаилә коруларына бүген төгәл 15 ел! Гаилә бу матур датаны "Башкорт аты" халыкара фестивалендә ук атуда катнашып үткәрә.

Гаилә юбилеен "Башкорт аты"нда үткәрдек!Гаилә юбилеен "Башкорт аты"нда үткәрдек!
Гаилә юбилеен "Башкорт аты"нда үткәрдек!



Ирле-хатынлы алар моннан берничә ел элек шушы шөгыльне үз иткән, осталыкларын елдан-ел арттыралар.
- Узган ел мин беренче тапкыр фестивальдә катнаштым, икенче урын яуладым. Быел менә - янә икенче урын! Укчылар быел бик күп булуын исәпкә алсак, мин мондый нәтиҗәгә бик шат, - дип елмая Венера.
Ул башкорт халык кәсепләре белән чынлап торып кызыксына, үзенә борынгыча милли күлмәк теккән, баш киеме - кашмау да әзерләп алып кигән.
- Дәү әниемнең элекке камзулына карап, үземә костюм тектем. Иремә милли киемне дә барысын да өйрәнеп, тикшереп, уйлап, китаплардан карап тектек. Сәхнәгә шушы киемдә чыгабыз икән, ул дөрес булырга тиеш, - ди Венера Арслан кызы.
Тормыш иптәше Фәрит бүгенге укчылар ярышында шулай ук икенче урын алган. Гаилә бик шат. Алар инде ук атарга кызларын да өйрәткән, бу эш гаилә шөгыленә әйләнгән. Менә шундый бердәм, булдыклы, ватанпәрвәр алар башкорт гаиләләре!

#Башкортаты_2024 #ФестивальБашкортаты_2024

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас