- Кымыз ясауның һәр кешедә үз сере. Без бу эшкә тотынганда дистәләрчә рецепт өйрәндек, бик күп осталар белән аралаштык, ничә төрле кымыз тәмләп карадык! Нәтиҗәдә, бары тик үзебезнеке - " Мостафиннар кымызы" барлыкка килде, - дип елмая Әлшәй районы кымызчысы Римма Мостафина. - Технология бер төрле булса да, атның ашаган ризыгы да, климат та, барсы да кымызның тәменә тәэсир итә, шуңа да ике бер төрле кымызны табам димә! Монда кагыйдә бер генә: эчемлекне яхшы кәеф, изге теләкләр белән эшләргә кирәк!
Римма һәм Нәфис Мостафиннар - районда билгеле эшкуарлар, алар 300 баштан артык ат асрый, гаилә мини-заводында буза, кымыз җитештерелә.
- Хөкүмәт эшкә теләге булганнарга һәрдаим ярдәм күрсәтә, бик күп дәүләт программалары эшли, без дә хөкүмәт тарафыннан бирелгән грант белән файдаландык, акча атлар сатып алуга, эшкуарлыкны киңәйтүгә китте, - ди Рима ханым.
Бу тырыш гаиләгә яңадан-яңа уңышлар телибез!
#Башкортаты_2024 #ФестивальБашкортаты_2024
Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.