Хәзерге вакытта лагерьда 200гә якын бала ял итә. Җәйге каникуллар дәвамында барлыгы 600 бала һәм үсмер ял итәргә һәм «Орленок»та тематик белем бирү программаларын узарга мөмкинлек алачак.
- Республика Башлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән 2022 елда ашханәгә капиталь ремонт ясый алдык. Безнең лагерьга сменалар алдан ук броньлана, чөнки күпчелек ата-аналар өчен юллама, республика субсидиясен исәпкә алып, 7497 сумга төшә. Бу бик матур урыннар, коллектив бик дус, балаларга ошый, – дип ассызыклады лагерь директоры Әлфия Уразаева.
Андрей Назаров җаваплы ведомстволарга сәламәтләндерү үзәген реконструкцияләү буенча барлык эшләрнең смета бәясен исәпләп чыгарырга кушты.
– Барлык исәпләүләрне ясарга, концепцияне эшләргә һәм шуннан соң «Орленок»ны реконструкцияләү мәсьәләсен карарга кирәк,-дип йомгаклады Премьер-министр.
Фото: pravitelstvorb.ru