Күптән түгел район гәзитендә “Җирдә үз эзен калдырды” дип исемләнгән мәкалә дөнья күрде. Менә ничек башлана ул: “Баймактан шалтыраттылар:
– Быел августта Рәис Имам улы Имамовка 100 яшь тулган булыр иде. Район җәмәгатьчелеге бу датаны зурлап билгеләргә ниятли. Шулай ук без аның хакында китап та нәшер итәргә җыенабыз. Аны чыгаруда якташлары да катнашса, бик шат булыр идек.
Әлеге язмам нәкъ шул мөрәҗәгать уңаеннан туды, һәм аны гәзит укучылар хөкеменә дә тәкъдим итәм”.
Мин бу мәкаләне зур дулкынлану белән укыдым. Бик тирәннән сызылып чыккан йөрәк моңы белән сугарылган ул. Бу исә авторның туган төяген эчке бер сагыну тойгысы белән, шигырь юлларын да кулланып тасвирлавыннан ук сиземләнә. Һәрхәлдә, урман куенына сыенып утырган гаҗәеп матур табигатьле, кечкенә Куязы елгасына башлангыч биргән челтер чишмәле, ике генә урамлы Куязыбаш авылы бөтен хозурлыгында күз алдына килеп баса. Авторның гомер буе халкына ару-талу белми хезмәт иткән күренекле якташыбыз Рәис абый Имамов турындагы хатирәләре аны яхшы белгән замандашлары һәм туганнарының истәлекләре белән үрелеп бара. Язучы шулкадәр мавыктыргыч бәян итә ки, хәтта үзең дә сизмәстән шул еллар, вакыйгалар хозурына барып чыккандай буласың. Әнә шундый әкияти гүзәл авылда туып, чишмә җырын тыңлап, аның шифалы суын эчеп үскән ич безнең Хәмит Миңнехәмәт улы! Менә каян килгән аңа нечкә хислелек, сүз белән сурәт ясау осталыгы!
Әйе, туган җир һәркайсыбызга да газиз шул. Анда үткәргән һәр мизгел онытылмас ядкәр булып җаныбызга сеңгән. Ни кызганыч, илдә барган үзгәрешләр җиле Куязыбашка да кагылмый үтми. Авыл атамасының районның икътисади картасыннан җуелуына да байтак еллар үтте. Ә адәм баласы өчен туган төягенең юкка чыгуы – күңелгә гомерлек сагыш булып төйнәлә торган зур югалту...
Шунысы шатлыклы, куязыбашлылар үз тамырларын, килеп чыгышын онытмый. Үз көчләре белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куйдылар, чишмә буйларын төзекләндереп ямьләделәр, әти-әниләренең мәңгелек йортын карап торалар. Ел саен Беренче майда шушы изге урынга кайтып, очрашулар оештыралар, һәйкәлгә (мәрмәр ташка авылның 45 яугире белән бергә Рәис Имамовның да исеме уелган) баш иеп, чәчәкләр салалар. Ә аннары авылда яшәп килгән йола буенча, чишмә буенда казан асып, карга боткасы белән сыйланалар...
Хәмит Миңнехәмәт улы – чараларны оештыруда алдан йөрүчеләрнең берсе.
Мин район гәзите редакциясенә эшкә 1979 елның башында килдем, һәм бар булмышым белән иҗат дөньясына чумдым. Анда эшләгән дәверне, хезмәттәшләремне иң җылы хис-тойгылар белән искә алам. Дүртөйле җиренең данлы уллары – гәзит редакциясендә эшләп, аның тарихында якты эз калдырган шагыйрьләр Бәдрүш Мокамай һәм Зыя Мансур иҗат иткән урында эшләвем белән һәрчак горурландым.
Мин килгәндә Хәмит Миңнехәмәт улы хатлар бүлеген җитәкли иде. Ә мөхәрриребез – берничә буын журналистларның рухи остазы, Бөек Ватан сугышы ветераны Җәмил Вәлимөхәммәт улы Вәлиев. Ул безнең һәркайсыбызга карата да игътибарлы булды, һәртөрле күңелсезлекләрдән сакларга тырышты. Безнең канат ныгытуыбызга сөенә иде. Яшьләрнең журналистлык сәләтен күреп, аларны ничек тә укытырга тырышты, олы юлга әйдәде. “Булды шундый чаклар, сессия вакытында дүртәр-бишәр кеше имтихан тапшырырга китә. “Әнисә (Җәмил аганың тормыш юлдашы, укытучы иде), җиңнәреңне сызган, безнекеләр сессиядә, мәкалә кирәк”, – дип, Әнисә апагызны да эшкә җигә идем, ә укытучының язар нәрсәләре күп”, – дип көлеп сөйли торган иде Җәмил абый.
“Ленин байрагы” гәзите редакциясе каршында оештырылган яшь хәбәрчеләр мәктәбеннән, Иван Крюков, Радик Исаев, Шәриф Ситдыйков, Саҗидә Арсланова, Павел Королев, Зөфәр Халиков, Зәйнәп Сөләйманова кебек остазларының фатыйхасыннан башлана Хәмит Миңнехәмәт улының журналист эшчәнлеге. Яшь әдәби хезмәткәр каләменнән төшкән һәр иҗат җимеше хезмәттәшләре тарафыннан лаеклы хуплау таба. Мәкаләләренең һәр героенда ул йөзек кашы булырдай энҗе бөртекләре эзли һәм таба да...
Туган коллективы егетнең армия сафларыннан кайтуын көтеп ала. Ә анда ул Ленинград хәрби округының “На страже Родины” гәзите белән актив хезмәттәшлек итә...
Хәмит Миңнехәмәт улы нинди генә темага һәм нинди генә жанрда язмасын, теманы гәзит укучыны кызыксындырырлык һәм дулкынландырырлык итеп ачып бирә белде. Х. Нәбиев имзасы куелган мәкаләләр һәрчак көн кадагына сукты. Ул тәүлекнең кайсы гына вакытында да гәзит битләренә мәкалә бирергә әзер иде. Командировкадан кайткач, үзе язасы очеркның герое турында сокланып сөйләгәне әле дә хәтердә. Мәсьәләләргә тирәнтен карый белү, тасвирлау осталыгына да без аңардан өйрәндек.
Иҗади семинарларны көтеп ала идек. Андый очрашулар иген басуларына явып үткән шифалы яңгыр кебек тәэсир итә, күңелләрне яңа уй-ниятләр белән сугара иде. Журналистлар берлеге идарәсенең ул вакыттагы секретаре Давид Гальперин кебек журналистика аксакалы җитәкчелегендә үткән семинарлар йөрәкнең иң түрендә саклана. Гаҗәеп якты күңелле кеше иде ул. Һәр яшь каләм иясендәге табигый талантны тоемлый да, бәһалый да белде. Хәмитнең журналистлык язмышына да өметле киләчәк фаразлады. Хәмит Миңнехәмәт улының зирәк акылын, журналист булдыклылыгын, сәләтен күрми калмадылар. КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп эшкә чакырдылар.
1987 елда ул коллективка мөхәррир булып әйләнеп кайтты. Редакциядәге кебек авыр, әмма магниттай үзенә тарткан эш юктыр. Бар булмышыңны биреп хезмәт итүне таләп иткән киеренке эш графигына һәркем дә чыдый алмый. Ә Хәмит Миңнехәмәт улы – журналист һөнәрен сайлавы белән үзен бәхетле санаучыларның берсе. “Кайчак миннән “Гомереңне шушы тынгысыз һөнәргә багышлавыңа үкенмисеңме?” дип сорыйлар. Юк, һич үкенмим. Дөрес, эшемне ничек башкаруыма һәрчак канәгатьләнү кичердем, дип әйтә алмыйм. Ә менә һөнәремнән, хезмәттәшләремнән, гәзитемнән уңдым”, – дигән иде ул берчак. Мөхәррир өлкән буын журналистларының күркәм традицияләрен дәвам итеп, коллективта һәр яңалыкка омтылу рухы тудырды.
Заманасы нинди иде бит әле! Базар икътисады үз кагыйдәләрен куя, аның шартлары үтә дә кырыс. Ә мөхәррир алдан күрә белеп эш итәргә, һөнәри осталыгын тормыш чынбарлыгы белән бәйли белергә, гәзитнең йөзен, коллективны саклап калырга, гомумән, барысына да өлгерергә тиеш. Җитәкче буларак, үз коллективы, район властьлары, Гәзит Укучы галиҗәнаплары алдында да ул җаваплы. Шул вакытларда без мөхәрриребезне тау-ташларны ера-ера ургылып аккан тау елгасына тиңли идек. Мәгърур тау елгасы да, бернинди сикәлтәләргә, каршылыкларга карамастан, үз юлын таба һәм шифалы суы белән ялан-кырларны сугара ич...
Авырлыклар чыныктыра, диләр. Әйе, ул каушап калмады, тәвәккәллеге, оештыру сәләте аңа килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә булышты. Моның өчен иң тәүдә безне бер йодрыкка туплады: киңәшләште, кыю адымнарга әйдәде. Әнә шулай базар шартларында полиграфия предприятиесенең камил моделе – редакция-нәшрият комплексы республикада беренчеләрдән булып бездә барлыкка килде. Техник җиһазланыш ягыннан бик күп яңалыклар кертелде, гәзитне нәшер итү тулысынча компьютерлаштырылды. Компьютерда версткалау һәм офсет ысулын үзләштерү гәзиткә яңа полиграфик бизәлеш бирде. Буклетлар, урындагы авторларның китапларын, бланк продукциясен әзерләп бастыру җайга салынды. Гәзиткә яздыру һәм тарату буенча үз хезмәтебез дә республикада беренчеләрдән булып бездә оештырылды. Бу исә табышлы эшләүгә булышлык итте. Журналистлар диктофоннар белән тәэмин ителде, яхшы җиһазланган иркен бүлмәләрдә эшли башлады. Болар барысы да – җитәкченең булдыклылыгыннан. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы Дүртөйле журналистлары һәм полиграфчыларының һөнәри осталыгын һәрчак югары бәһалап килде. Редакция-нәшрият комплексы төзелү, яңача техник җиһазланыш, гәзиткә альтернатив яздыруны оештыру, төрле дәрәҗәдәге һөнәри бәйгеләрдә уңышлар яулау – барысы да коллективның заман белән бергә атлавын күрсәтә иде.
Гәзит дүртөйлелеләрнең өметләрен һәм максатларын гәүдәләндергән мәкаләләр бастырып, районның социаль-икътисади үсешенә дә булышлык итте. Шуңа да гәзитнең абруе зур булды. Журналистлар фатирлар белән тәэмин ителде. Үз укучыларыбызның ихтыяҗларын һәрвакыт күз уңында тотып эшләү, басмабызның хезмәт кешесенә якын торуы, аның мәнфәгатьләрен кайгыртуы тираж артуга китерде. “Закон һәм тәртип”, “Табигать һәм без”, “Хатын-кызлар дөньясы”, “Үз эшем”, “Яшьләр авазы” кебек махсус сәхифәләр булдыру да уңай бәһа алды.
Мөхәррир эше җиңелдән түгел. Ул барысын да йөрәге аша кичерә. Ялгыш киткән хаталар да эз салмый калмый. Шуңа да җитәкчебезне борчымаска тырыша идек. Тәрҗемәдә киткән хата өчен гәзит укучының өенә барып гафу үтенергә дә туры килде. Берчак шулай котлаулардагы бер текстны тәрҗемә иткәндә фамилияләрнең урыны алышынган. Нишләргә белмибез. Бу хактагы хәбәр мөхәрриргә барып ирешкәнче, шәхси машинабызда котлау җибәргән кешеләрнең өенә юнәлдек. Йөрәкне кулга тотып дигәндәй барып кердек, үзебез белән таныштырдык. Гафу үтенергә килдек, дибез. Ишек төбендә нәрсә ишетербез инде дип торганда, хуҗалар безне түргә әйдәде, агарынган йөзләребезне күрепме, чәй эчәргә кыстый башлады...
Әнә шулай танышып киттек. Хуҗабикә Куязыбаш авылыннан булып чыкты. Бик матур язмышлы кешеләр. Ике-өч көннән гәзит битендә алар турында матур гына материал дөнья күрде. Хәмит Миңнехәмәт улы: “Кем кушуы буенча яздыгыз?” – дигәч: “Алар бит Куязыбаштан”, – дидем...
Һәркемнең дә яшәү көче ала торган чыганагы бар. Гаиләсе мөхәрриребез өчен нәкъ әнә шундый чыганак булып торадыр, дип уйлыйм. Заманында без аларның бакча күршесе идек. Шундый матур парлар. Тормыш юлдашы, Үткен авылы чибәре Наҗия белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклар сөяләр. Ә әти-әнисенең йорты – балалары, оныклары өчен иминлек һәм бәхет утравы ул.
Хаклы ялда булуына карамастан, Хәмит Миңнехәмәт улы бүген дә каләмен ташламый. Нәкъ менә тау елгасы ялан-кырларны шифалы суы белән сугарган кебек, аның язганнары да күңелләргә шифа булып ята.
Тау елгасы
(Мөхәрриргә)
Кайчан гына безнең гомер
Җәйләрдән тора иде,
Ак канатлы якты хисләр
Күкләргә менә иде.
Алсу таңнарның ямьнәре
Җаннарга куна иде,
Күкрәкләрдән моң чишмәсе
Ташып түгелә иде.
Ни могҗиза: эш урыны
Якты сер саклый иде,
Илаһи иҗат рухына
Җилкәнле кораб иде.
Бер булып типте йөрәкләр,
Яшендәй яшьни идек,
Сез – мәгърур тау елгасы,
Ә без кушыла идек.
Тынгы белмәс тау елгасы
Һаман ургылып ага.
Кыя-ташлар киртә түгел,
Үз юлын ярып бара.
Тау елгасы куенында
Хисләре дә тау кадәр.
Ташып түгелсеннәр әле,
Җаннарга шифасы бар.
Җаннарга дәвасы бар...
Их, кайчан гына безнең гомер
Җәйләрдән тора иде,
Ак тулпарлы ташкын хисләр
Күкләргә менә иде.
Әнә шул матур чакларны
Күңел сагына инде,
Тик көзнең моңсу балкышы
Җаннарга тула инде.
Көзләрнең моңсу балкышы
Җаннарга тула инде...
Рәмидә Әүхәдиева,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.