Казахстан командасы «Башкорт аты» фестивалендә иң көчлеләрнең берсе булып чыкты. Якын чит ил спортчылары "Аударыш" уенында өч үлчәмнең икесендә беренче урынны алды. Исегезгә төшерәбез, аударыш – ике җайдак ярышы. Көндәшен ияреннән тартып төшерә яки җиргә сикерергә мәҗбүр итә алган катнашучы җиңүче дип санала.
"Уен катлаулы булды, - дип сөйли Казахстан спортчысы Арман Сагынбаев. – Сезнең егетләрегез бик көчле, бигрәк тә Баймак егетләре. Ләкин без дә тырыштык.
Мин бит инде 14 ел бу спорт төрендә, Казахстан чемпионы һәм дөнья чемпионы булдым. Ләкин төп сер - ат белән «дуслаша» белү. Яхшы көрәшче булу гына җитми, чын җайдак үзенең аты белән берләшүен тоярга тиеш".
Арман сүзләренчә, Башкортстанда казах спортчылары үзләрен өйләрендәге кебек хис итә. Охшаш табигать, телләр, кухня, мәдәният. Кешеләр бик кунакчыл.
– Безгә монда бик ошый, һәм "Башкорт аты"на килү күркәм традициягә әверелә бара, - ди ул