“Атайсал” проекты – кече Ватаныбызга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге. Ул Башкортстаннан чыккан кешеләрне туган җире белән уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерүгә, республиканың имиджын ныгытуга, шулай ук авыл халкын борчучы күп кенә проблемаларны хәл итүгә, мәчетләрне, гыйбадәтханәләрне, спорт һәм балалар мәйданчыкларын тергезү һәм төзүгә, шулай ук, музейлар, парклар, ял итү зоналары булдыруга, спорт һәм музыкаль чаралар үткәрүгә, балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә, аларны җир хезмәтенә тарту һәм авыл тормышын популярлаштыруга, яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән.
Атайсал – Ватан,
Атайсал – нигез.
Шушы нигездә
Без бит – тип-тигез.
Без – бер тамырдан,
Без – бер оядан.
Атайсал-йортым
Чыкмый уйлардан.
Күренекле шагыйрә Ләйсән Кәшфинең “Атайсал йортта” дигән шушы шигъри юллары, безгә калса, “Атайсал” проектының асылын поэтик тел белән ачып бирә. Чынлап та, проектның максаты – төрле хәйрия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен фикердәшләрне, туган авылы тормышына битараф булмаган кешеләрне берләштерү.
– Һәр кешенең ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тормышта иң мөһим сүзләрне әйткән, йөрәгенә аеруча кадерле урыннары бар. Бу – кече Ватаныбыз. Һәм аның белән бәйле җылы хисләр безнең белән мәңгегә кала, җанны җылыта, дөрес юлга әйди, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектын эшләтеп җибәрү уңаеннан киңәшмәдә. – Йөрәгегезгә якын туган авылыгыз, шәһәрегез үсешенә шәхси өлеш кертү – зур шатлык.
Дүрт ел эчендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның проектка салган шәхси көч-энергиясе белән “Атайсал” зур популярлык казанды һәм халыкара дәрәҗәгә чыкты. Былтыр “Атайсал” проектында катнашучылар үзләренең кече Ватаны үсешенә 1,3 миллиард сумга якын акча керткән. Анда барлыгы 5,5 мең кеше катнашкан, алар 25 меңнән артык проектны гамәлгә ашырган.
Сүз уңаеннан, “Атайсал”ның иң актив катнашучылары – Краснокама районының Котлы авылы китапханәсе директоры Зинаида Сергеева (аның исәбендә 332 проект), Салават шәһәренең 21нче балалар бакчасы мөдире Наталья Тиссен (146 проект, чыгымнар – 100 сумнан 3 мең сумга кадәр), Стәрлетамак район Советы депутаты һәм “Напольный двор” кибетләренең ваклап сату челтәре җитәкчесе Руслан Харрасов 144 проектны гамәлгә ашырды. Проект әле дә үсештә.
Проектлар арасында – социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, паркларны төзекләндерү, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәдәният йортларына, китапханәләргә ярдәм итү, фестивальләр һәм чаралар үткәрү. Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү “Атайсал” проектының яңа мөһим юнәлешенә әверелде.
Былтыр гамәлгә ашырылган проектларның 1610ы СВОга ярдәм итүгә юнәлтелгән (гомум суммасы 116 миллион сум). Якташлар иң кирәкле әйберләрне: азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, бензопычкылар, электр генераторлары туплый һәм алгы сызыкка җибәрә. Алар кыйммәтле тепловизорларга, төнге күрү камераларына, квадрокоптерларга, дронга каршы коралга, рацияләргә дә акча җыя. Бу махсус чаралар безнең яугирләргә үзләре алдына куелган бурычларны үтәргә ярдәм итә.
Саннар ни сөйли?
Проект кысаларында 438 һәйкәл һәм обелиск, 550 чишмә төзекләндерелгән, 100дән артык балалар һәм спорт мәйданчыгы, 437 мәчет, 77 чиркәү һәм гыйбадәтханә төзелгән һәм ремонтланган, 906 зират коймалап алынган һәм тәртипкә китерелгән, 285 юл ремонтланган, 450 проект китапларны китапханәләргә һәм мәктәпләргә бүләк итүне күздә тота һәм 9000нән артык чара үткәрелгән.
– Безнең көч – бердәмлектә. Тормыш безне ныклыкка җитди сынаганда бу аеруча нык күренә. Бүген безнең заманның төп геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар ныклык һәм батырлык күрсәтеп, Ватанны саклый. Һәм, әлбәттә, безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләрнең барысы да йөрәк кушуы буенча эшли. Гуманитар конвойлар оештыруга зур өлеш керткәннәргә, эштән буш вакытта безнең егетләр өчен кием тегүчеләргә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, СВОдагыларның гаиләләренә ярдәм итүчеләргә аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Узган елда гына да “Атайсал” проекты кысаларында яугирләребезгә ярдәм итү өчен 116 миллион сумлык 1610 проект гамәлгә ашырылган. Рәхмәт сезгә, – диде республика җитәкчесе “Атайсал. Ватан көче” өченче республика форумында.
Балтач районы халкы да проектта актив катнаша. Хәтерне күз карасы кебек саклаучылар Бөек Ватан сугышында башын салган – 268 һәм Бөек Җиңү яулап кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән 165 сугышчы истәлегенә Көндәшле авылы уртасында обелиск куйган. Быел “Атайсал” проекты чикләрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең истәлегенә тактаташ кую турында килешеп, кыска вакыт эчендә бу эшне тормышка ашырган. Шулай итеп, проект кысаларында Балтач районында каһарман ир-егетләр – Дамир Абдрахманов, бертуган Әдип һәм Ирек Шәйнуровлар истәлеге мәңгеләштерелде.
– Катлаулы чорда яшибез. Бүген безгә бердәмлек кирәк. Шул бердәмлекне югалтмыйк, батырларыбызны онытмыйк! – диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тактаташны ачу тантанасында, көндәшлелеләргә мөрәҗәгать итеп. – Яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыйганда да активлык күрсәтәсез. Авылларыбыз яшәсен өчен дә күп тырышлык саласыз, булдырасыз. Моның өчен рәхмәт сезгә!
Чыгышы белән Чишмә районының Үдрәк авылыннан булган Русиянең атказанган хәрби белгече, авиация генерал-майоры Әхәт Әсәдуллин да “Атайсал” проектын бик хуплап кабул иткән.
– Мин хәрби кеше буларак, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә кертелгән “Атайсал” проекты кысаларында СВОда катнашучы егетләргә ярдәм итәргә тырышам. Алар белән, бигрәк тә үземнең якташ егетләр белән даими бәйләнештә торам, аларның йомышларын үтим. Нигездә аларны кирәк-ярак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәбез. Район хәрби комиссариаты белән берлектә эш итәбез. Гаиләләрендә проблемалар килеп чыгарга да мөмкин. Барысы да безнең игътибар үзәгендә, – диде Әхәт Әкрам улы.
Вакыт тагын бер тапкыр шуны раслый: безнең халык киң күңелле, булдыклы һәм якташларына ярдәм күрсәтергә әзер.