+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 август 2024, 14:05

Марат Кәбиров. Тик син генә

– Сезнең дусларыгыз китте. Рәхим итеп, менә бу урынга утыра аласыз. Сезгә нинди эчемлек кирәк?

Марат Кәбиров. Тик син генәМарат Кәбиров. Тик син генә
Марат Кәбиров. Тик син генә
Кафеда халык күп, ә официант күрсәткән урын читтә иде. Бик әйбәт, әлегә аның беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ресторан хезмәткәренә дә ялкау гына җавап бирде:
 
– Бер бокал сыра. Немецныкы.
– Ә сыра янына берәр нәрсә теләмисезме?
 
Теләми иде ул, тик җавапсыз да булмый:
 
– Кириешкы.
 
Хезмәтләндерүче блокнотына язды да китәргә ашыкты. Мондый хәерче клиент янында озаклап тору аның өчен дә авыр иде бугай. Ул киткәч, Илнур үзе дә җиңел сулап куйды. Аллаһка шөкер...
Казанда нинди генә кафелар юк инде. Грузин да, әрмән дә, чеченнар да, үзбәкләр дә, хәтта гарәпләр дә үз рестораннарын, кафеларын төзегән. Алар шәһәрнең бөтен почмагында да.
 
Ә бу кафе урыс кафесы иде. Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында – чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.
Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела...
 
Иптәш егетләре китешеп беткән иде. Кызлар эләктергәч, шулай булыр инде, кайсы-кая барып, үзләре генә калырга омтылырлар. Теләсә, бәлки, Илнур да шулай итәр иде, тик әлегә анда кызлар кайгысы түгел, Ләйләсен һаман оныта алмый, күңеле тулы мәхәббәт кыйпылчыклары. Өстәвенә, коллекторлар... Өстәвенә... Әле генә булган хәл дә тормышындагы гарип күренешләр чылбырының бер боҗрасы булып тоелды.
 
Илнурга гына шулай туры килде микән, әллә ниндирәк дөнья булды бу – берничек тә җай тапмалы түгел. Ул күңелен һәрвакыт тырнап торган мондый уйларга бирелмәскә тырышты. Бокалын ашыкмый гына суырды, ара-тирә кипкән икмәк капкалап куйды. Берни уйламаска кирәк, уйласаң, әллә нәрсәләргә кереп китәсең дә яшәвеңнең бер мәгънәсе дә калмаган кебек тоела. Тик уйлары гына үзенә буйсынмады. Торым-торымга теге кызның кыяфәте калкып чыкты:
 
– Урод! Нигә кысылдың? Кем чакырды сине монда? Синең “ярдәм”еңә кем мохтаҗ иде...
 
Тормышның төрле мизгелләре була торгандыр инде аның. Тик мондый мизгелне Илнурның күңеле сыйдыра алмый иде. Булмый инде болай. Иң яхшысы, кайтып үз бүлмәңә кереп бикләнергә дә музыка кушып куярга һәм шуның ләззәтендә йокыга чумарга. Йокы – бәхет, ул тормыштан арынып тору мөмкинлеге бирә.
Бокалының яртысына да төшмәстән, ул кафедан чыгып китте дә баягы парк аша үз өенә ашыкты. Көн бераз салкынайткан иде. Сыра сөреме шушы салкынлыктан туңып, кубып төшкәндәй булды. Уйлар да бер-берсенә ялгана башлады бугай. Ялгышты ул, хата булды барысы да... Беркемгә дә яхшылык эшләргә кирәкми иде... Бер фильм бар бит әле... Зомбилар турында... Ничек аталганын хәтерләми инде Илнур. Анда зомбилар гарип итеп күрсәтелми, барысы да нормаль кеше кыяфәтендә – кайберләре хәтта костюм-галстуктан, үзләрен итагатьле итеп тота. Ә иң хәлиткеч мизгелдә, аларның зомби булуы, үз теләкләрен үтәү өчен хәтта кеше ашарга да әзерлеге ачыклана. Бу тормышта да шул ук хәл диярлек. Тыштан караганда барысы да гадәти кеше шикелле. Ә чынында... Зомби булып чыга...
 
Уйларына бирелеп барганда, колагына таныш тавыш килеп бәрелде:
 
– Әнә ул! – дип кычкырды хатын-кыз тавышы. – Тотыгыз... Әнә!..
 
Бу аның үз башында, үз уйларында яңгыраган ялгыш тавыш шикелле иде. Тик алай булып чыкмады... Илнур, нәрсә булды икән дип борылып караганчы, кемдер аның арт чүмеченә ниндидер каты нәрсә белән тондырды. Дөнья йөзеп китте. Илнур чайкалып беркадәр торды да җиргә ауды.
 
– Коткаручы! – дигән тавышы ишетелде кемнеңдер. – Вәт, менә синең дә чират җитте...
 
Коткаручы... Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде... Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән... Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да... Коткарган хәлдә дә барысын берьюлы коткарырга кирәк. Барысын берьюлы. Ә ул... Һәм менә... Аны инде берәү дә коткармаячак. Ярым һушсыз булып җиргә егылган егетне берничә кеше аяусы типкәли... Илнур башын капларга тырышып бөгәрләнеп ятты. Башыңа басып сикерүләре дә бар. Аяусыз хәзер кешеләр. Тик барыбер тәненең төрле урыннарына эләккән аяк эзләреннән сызлану кала иде. Ерактан ниндидер авазлар ишетелә:
 
– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?...
– Герой буласың килдеме?..
 
Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай... Болар уйларны да өзә...
 
“Герой буласың килдеме?..” Әллә нинди сәер дәвер бу... Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиеш. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, психикасы дөрес булса, кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бертөрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә...
 
Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде.
* * *
 
Кеше нинди авыр хәлләргә калып, кайларда гына егылса да аның яклаучы фәрештәсе була, диләр. Аңа да үз фәрештәсе килеп сарыла. Җирдә бөгәрләнеп яткан гәүдәсен канатлары белән каплый да:
 
– Хәлең ничек синең? – диеп сорый.
– Ыһһы, – дип җавап бирә Илнур һәм керфекләрен күтәреп карый. Төнге парк караңгылыгын ертып, якты нур булып аның янында фәрештә басып тора. Йөзеннән ягымлылык, наз, ярату бөркелә. Илнурны ышыклар өчен җәелгән канатларыннан якты нур тама.
 
– Тор, – ди ул. – Монда ятма. Никадәр авыр булса да, торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.
Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.
 
– Син көчле, – дип дәрт өсти фәрештә. – Син аягыңа басарга тиеш.
Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәйләп беркадәр бара, аннары бераз күтәрелә төшеп аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә... Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә... Нәрсә булды соң бу?
 
– Кыйнадылар сине, – ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора. – Синең әйбәтлегеңә кабахәтлек белән җавап бирделәр.
 
Һәм ул барысын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит әйбәтлек эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның әйбәтлеген кабул итмәделәр... Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?
 
– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә. – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.
Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монысы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:
 
– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була. – Ник алай дисең?
– Мин синең фәрештәң. Син – минем Аллам.
– Мин Аллаһ түгел.
 
Фәрештә елмайган кебек итә:
– Син – Аллаһ. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да – Аллаһның бер өлеше, димәк, Аллаһны бербөтен итүче.
– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп. – Калганнары кем?
– Алар – чүп.
 
Ә бәлки, чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер... Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.
 
– Син өеңә кайт, – дип таләп итә. – Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.

* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
 
– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең...
Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.
 
– Юк, мин өйгә кайтам, – дип кырт кисте ул. – Бары тик өйгә генә.
Таныш түгел кеше карышмады:
 
– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән. – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?
Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып, бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә, култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:
 
– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.

Марат Кәбиров.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас