+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2024, 03:00

Авыл хуҗалыгына 1 миллиард сумнан артык зыян килгән

Республикада гадәттән тыш хәл режимын кертү турында Хөкүмәт карары проекты әзерләнгән.

Авыл хуҗалыгына 1 миллиард сумнан артык зыян килгәнАвыл хуҗалыгына 1 миллиард сумнан артык зыян килгән
Авыл хуҗалыгына 1 миллиард сумнан артык зыян килгән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республикада туган партизан Николай Киселевның батырлыгы турында искә алды. Николай Киселев 1942 елда Белоруссиянең Минск өлкәсе территориясендә Долгинов геттосыннан 218 яһүдне фронт сызыгы аша чыгарган һәм гомерләрен коткарган.

Бөек Ватан сугышы елларында Николай Киселевны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Ләкин документларны илтүче самолет ут астына эләгә һәм бәреп төшерелә. 1948 елда Николай Яковлевичны I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Яугир гомеренең ахырына кадәр СССР Тышкы сәүдә министрлыгында эшли. 1974 елда вафат була, Мәскәүнең Востряков зиратында җирләнгән. 2005 елда Холокост тарихын өйрәнү буенча Израиль халыкара институты Николай Киселевка “Дөнья халыкларының гаделлек илчесе” исемен бирде.

Оператив киңәшмәгә Николай Киселевның кызы Татьяна Николаевна чакырылган иде. Радий Хәбиров аңа генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Татьяна Николаевна республика җитәкче­легенә Башкортстанга килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың үз геройларын онытмавын билгеләп үтте.

Төбәк Башлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елга кадәр газ үткәрү программасы кысаларында республи­ка­ның тагын 118 зур булмаган авылына зәңгәр ягулык киләчәк. “Без газ үткәрү эшендә шактый алга киттек, барлык эре торак пунктларга да газ кергән диярлек, шуңа күрә кече торак пунктларга күчәбез”, — диде Радий Хәбиров.

Туфракның артык дымлануы нәтиҗәсендә Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүче­ләренә китерелгән зыян күләме 1,06 миллиард сум тәшкил иткән. Уңыш һәлак булган якынча мәйдан – 120,5 мең гектар, шуларның 112,3 мең гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар били. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Ул белдерүенчә, 11 июльдән 11 сентябрьгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертү турында республика Хөкүмәте карары проекты әзер­ләнгән. Әлегә зыян күләме 33 районнан алынган мәгълүматларны исәпкә алып аталды. Атна дәвамында бу мәгълү­матны башка муниципалитетлар да бирәчәк.

Бүгенгә бөртеклеләр уңышы 6 процент мәйданда җыелган, 8 процентта чабылган, 137 мең гектар суктырылган. Уртача уңыш гектардан 30,4 центнер тәшкил итә. Илшат Фазрахманов белдерүенчә, уҗым культураларының өчтән бер өлеше җыелган, тагын шулкадәре һәлак булган, калган өлешен мөмкинлек булганда җыеп алу планлаштырыла. Моннан тыш, бүгенгә мал азыгы культуралары мәйданының 57 проценты чаптырылган. Печәннең тиешле күләмнән – ─ 55, сенажның 91 проценты әзерләнгән, силос әзерләү башлана. Илшат Фазрахманов, терлекчелек азык белән тәэмин ителәчәк, диде.

15 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Росавтодор” җитәкчесе Роман Новиков Р-240 трассасының Стәрлетамакны урап үтүче участогын капиталь ремонтлауга старт бирде, утырышта бу проектның төбәк өчен мөһимлеге ассызыкланды. Сүз Р-240 трассасының Стәрлетамак КПМыннан алып “Веселый” бистәсенә кадәр 23 километр участогын реконструкцияләү турында бара. Проект юл учас­тогын тулысынча үзгәртеп коруны күздә тота: хәрәкәт полосасы икедән дүрткә кадәр киңәйтеләчәк, бу исә трассаның үткәрү сәләтен арттырырга, димәк, юл өслегенә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Төп эшләр 2025-26 елларда башкарылачак, ә реконструкцияне төгәлләү 2026 елга планлаштырыла.

Чарада Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгына әзерлек эшләре кысаларында башкаланың тарихи өлеше территориясендә мәдәни мирас объектларын ремонтлау һәм реставрацияләү эшләре барышы турында чыгыш тыңланды. Радий Хәбиров Уфаның Октябрь революциясе урамында күчмә киңәшмә оештырырга кушты. “Киңәшмәне урамда үткәрергә, аннан үтәргә, карарга тәкъдим итәм. Бу урамны үзебезнең Арбат итәчәкбез. Ул безне Агыйдел буена һәм Башкортстан белән Абхазия дуслыгы колоннадасына илтүче иң матур урам, яңа туристик маршрут булачак”, ─– диде Башкортстан Башлыгы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас