Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. 2020-24 елларда грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китте.
“Бездә грант ярдәме системасы яхшы эшләнгән. Соңгы биш елда гражданнар җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, –─ диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды грантлар алуга конкурслар үткәрә, бу тәкъдим ителгән идеяләрнең төрлелегендә һәм сыйфатында да уңай чагылыш таба. Мәсәлән, art-зал, театр, фән һәм кино үзәге кебек проектлар финанслау алды. Проектны гамәлгә ашыру чорында алар 20дән артык фәнни-тикшеренү, әдәби-сәнгать, мәдәни чаралар уздырган. Шулай ук “Ярдәм янәшәдә 2.0” проектының эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә мөмкин, ул күбрәк яшьләрне эзләү-коткару юнәлешендәге волонтерлыкка җәлеп итү буенча уникаль өч баскычлы программаны үз эченә ала. Грантны “РобоПром 2023” VII югары технологияләр ачык фестивале алды. Исеме үзе үк әйтеп торуынча, бу ─– робот техникасы һәм техник иҗат өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау фестивале.
Әйтик, “Киртәләрне җимереп” автономияле коммерциягә карамаган оешма Башкортстан Башлыгы грантына гамәлгә ашырган “Дөньяны өйрәнү” проекты нәтиҗәсендә, Башкортстанда мөмкинлекләре чикле, инвалид балаларның тормыш сыйфаты яхшырды. “Киртәләрне җимереп” үзәге экспертларының һәм республиканың тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләренең мөмкинлекләре чикле, инвалид, аутистик спектр тайпылышлары һәм РАС билгеләре булган балалар белән эшләүдә тәҗрибәләре артты. Социаль актив гражданнар тарафыннан булдырылган тактиль һәм сенсор инфраструктуралар исәбенә республика территориясендә мондый балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеге арту күзәтелә.
Проект нигезендә –─ тактильлек һәм сенсорика. Проект ярдәмендә өлкән яшьтәге 103 уфалыны заманча җиһазларда сәламәтләндерүгә ирешелгән. Ә өлкәннәрнең 67 туганы аларны карау күнекмәләрен һәм тернәкләндерүнең заманча техник чараларын үзләштергән.
– “Дөньяны өйрәнү” проекты – максатлы, тематик. Без социализациягә, Башкортстанның үзенчәлекле балаларын реабилитацияләүгә сенсор интеграция ысулын керттек, ─– ди проект җитәкчесе Алинә Хәбирова. –─Теләсә кайсы проблемага комплекслы якын килергә тырышабыз. Әгәр бала, әйтик, сөйләшми икән – бу һәрвакытта да логопедка барырга кирәк дигәнне аңлатмый. Сенсор интеграция турыдан-туры бәйле булмаган проблемаларны хәл итә ала, шул исәптән логопедия буенча да. Бу проект кысаларында без үз кулларыбыз белән тактиль юл, тактиль стена һәм сенсор уенчык булдырырга өйрәтүче өч видео яздырдык.
Проект кысаларында аны оештыручылар –─ 15: тактиль юл, сенсор уенчык һәм тактиль стена буенча бишәр җыелма тапшырган. Бөтен республикадан битараф булмаган 15 кеше аларны әзерләп, мохтаҗ булган кешеләргә илткән. Моннан тыш, бөтен республика буенча 20 белгеч квалификациясен күтәргән.
Июль ахырында “Киртәләрне җимереп” коммерциягә карамаган оешма Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә һәм “ЛизаАлерт” ирекле эзләү-коткару отряды катнашлыгында Уфа районының Суровка бистәсе янында “Һәркем ярдәм итә ала” проекты кысаларында яңа килүчеләр өчен кыр шартларында өйрәнүләр үткәргән. Аларда 80нән артык кеше катнашкан. Бу хакта чарада катнашучы Эльмира Вәлиева сөйләде.
“Уку программасы бай һәм кызыклы булды. Башта инструкторлар теоретик дәресләр үткәрде: навигатор, компас, рация белән эш итәргә, радиоэлемтә алып бару кагыйдәләрен өйрәтте. Көннең икенче яртысына инструкторлар кызыклы квест – урманда артефактлар эзләү биремен әзерләгән. Бөтен төркемнәргә дә биремнәрне үтәү җиңел булмады, барлык алган белемнәрне һәм күнекмәләрне кулланырга туры килде. Ә кичен барлык катнашучылар өчен янәшәдәге урман массивында эзләү-коткару эшләрен тулысынча кабатлый торган зур өйрәнүләр башланды. Без, төркемнәргә бүленеп, оештыручыдан биремнәр алдык һәм урманга кереп киттек, анда радиоэлемтә күнекмәләренең, навигатор һәм компас белән эшләүнең кирәге чыкты. Эзләү берничә сәгать дәвам итте, һәм төнгә таба барлык “югалганнар” уңышлы табылды”, –─ диде ул.
12 августта “Киртәләрне җимереп” оешмасы Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә һәм “ЛизаАлерт” оешмасы катнашлыгында Уфа шәһәрендә укулар уздырган. Анда теләге булган һәркем катнашкан. Югалган кешеләрне эзләү теләсә нинди һава шартларында алып барылса да, бу юлы катнашучыларга бәхет елмая: кичкә таба яңгыр туктый һәм кояш чыга. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узган. Кешеләр урманда яки табигатьтә генә түгел, шәһәр мохитендә дә югала, шуңа күрә нинди шартларда да нәтиҗәле эзләү күнекмәләренә ия булу бик мөһим.
Гомумән алганда, “Киртәләрне җимереп” үзәге Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә бик күп файдалы чаралар оештырган. Грант фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы “Яши беләм” проекты да игътибарга лаек.
“Белорет районына сәфәребезне җылылык белән искә алабыз.Тау башына менүнең беренче тәҗрибәсе, табигатькә чыгуның беренче тәҗрибәсе, җәяү йөрүнең беренче тәҗрибәсе – болар барысы да үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары өчен онытылмас тәэссоратлар калдырды. Иң мөһиме ─– үз-үзеңә ышаныч барлыкка килде! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөмкинлекләре чикле кешеләрне хәстәрләп, шундый грантлар системасы булдырган өчен зур рәхмәт”, –─ ди бу җәһәттән Лилия Әхмәтова.