+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2024, 03:02

Африкада Учалы кызы югалган

Якыннары "ут эчендә", ә полиция нәрсә эшли?

Африкада Учалы кызы югалганАфрикада Учалы кызы югалган
Африкада Учалы кызы югалган

Африканың Маврикий утрау дәүләтендә Учалы шәһәреннән 29 яшьлек Залия Шамигулова югалган.

Зәлиянең Чиләбедә яшәве билгеле, ул анда укытучы һәм карьера консультанты булып эшләгән. Июньдә ул, бөтен җәйне уздыру өчен, Маврикийга китә.

17 август иртәсендә ул кунакханәдән үзенең дусты, биредә яшәүче егет белән йөрергә чыккан, һәм аны башка беркем дә күрмәгән, ә телефон җавап бирми башлаган. Егет үзе кызны утрау буйлап йөртүен, ә аннары аны төшереп калдыруын белдергән.

Хәзер Зәлиянең туганнары аны үз көчләре белән эзли. Алар аны урлаганнар һәм кайдадыр көчләп тотып торалар дип шикләнәләр, ә дусты юкка чыгу хәлләре турында сөйләп бетермәскә мөмкин. Шул ук вакытта урындагы полиция туристканың югалуы турындагы эш белән шөгыльләнергә ашыкмый.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас