+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 август 2024, 02:40

Өметбайлыларның өмете акланды

Башкортстанга идарә итү үзәге ярдәмендә авылда юл төзекләндерелгән.

Өметбайлыларның өмете акландыӨметбайлыларның өмете акланды
Өметбайлыларның өмете акланды

Башкортстанга идарә итү үзәге бер атнада республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 5294 хәбәр теркәгән. Алдагы җиде көндәге белән чагыштырганда, аларның саны 147гә кимегән.

Һәрвакыттагыча, күпчелеге юллар буенча мөрәҗә­гать­ләр –─ 1668. Халыкны юлларны ремонтлау проблемасы аеруча нык борчый. Ешрак Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Стәрлетамак, Туймазы һәм Благовещен районнарыннан язганнар.

Икенче урында –─ торак-коммуналь хуҗалык темасы –─ 922. Уфа шәһәренең Затон бистәсендә су булмау турында гына 151 хәбәр килгән. Шулай ук, су белән тәэмин итү челтәрләрендәге планлы эшләргә бәйле рәвештә кайнар су булмау турында да зарланганнар. Яңгырлар нәти­җәсендә түбәдән су үтү турында мөрә­җәгатьләр саны арткан.

Төзекләндерү темасы –─ өченче урында. Күпчелек мөрәҗәгатьләр Уфада, Октябрьскийда, Стәрлетамакта яшеллекләрне карап тоту буенча. Халык урамнарда үлән чабуны, агач ботакларын, карт агачларны кисүне һәм утыртылганнарын карауны сорый. Иҗтимагый киңлекләрне һәм ихата территорияләрен төзек­ләндерү турында да үтенечләр килгән.

Мәсәлән, Мәләвездә яшәү­челәрнең мөрәҗәгатеннән соң Ленин урамы, 150нче йорт ихатасындагы үләнне чапканнар. Идарәче компания эшенә шикаятьне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат сис­темасы теркәгән. Мәләвез районы хакимияте әлеге хәлне контрольгә алган. Берничә көннән идарәче оешма хез­мәткәрләре ихатада тәртип урнаштырган.

Шушы ук шәһәрдә “Автовокзал” тукталышында павильон урнаштырылган. Бу хакта халык узган ел ук сораган бул­ган. Мөрәҗәгатьне социаль челтәрләрдә бастырганнар: аны былтыр октябрьдә Башкортстан ЦУРы мәгълүмат сис­темасы теркәгән, Мәләвез районы хакимияте эшкә алган. Павильонны сатып алуны быелга планлаштырган булганнар, подрядчы белән килеш­кәннәр. 5 августта автобус тукталышы урнаштырылган. “Бик яхшы тукталыш, бер яктан да җил өрми. Ә кайбер шәһәр­ләрдә автобус тукталышларына пыяла куелган. Алар арасында зур ярыклар бар. Язын-көзен аркага җил өрә. Ә монда бик уйлап эшләгәннәр”, ─– дигән комментарий калдырган бер кулланучы.

Мәләвезлеләр узган атнада бик актив булган. Аларның берсенең үтенече буенча 32нче микрорайонда урамнарны яктырту җайланмалары тергезелгән. 25нче йорт ихатасында фонарьлар янмавы турында бу кеше Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов постындагы шәрехләрдә язган. 6 августта “Яшел хуҗалык” шәһәр хезмәте белгечләре йорт ихатасын яктыртуны тергезгән.

Баймак районының Өмет­бай авылында юлга комташ түшәлгән. Озакка сузылган яңгырлардан соң аның юылуы турында халык социаль чел­тәрләрдә 2 августта язган. Шикаятьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Баймак районы хакимияте эшкә алган. Берничә көннән подрядчы оешма юлны төзекләндергән.

Нефтекамада Парк урамы, 6, 8 һәм 10 йортлар янында урамнарны яктыртуны тергез­гәннәр. Ихаталарда фонарьлар янмавы турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗә­гатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат сис­темасы теркәгән, Нефтекама шәһәре хакимияте контрольгә алган. Ресурслар белән тәэ­мин итүче оешма белгечләре фонарь­ларның детальләре яраксыз хәлгә килүен ачыклаган һәм яңаларына заказ биргән. Алар килгәннән соң, ихата ялт иткән.

Октябрьский шәһәрендә Совхоз һәм Отрадная урамнары киселешендә халык үтенече буенча контейнер мәйданчыгын ремонтлаганнар. Үз теләкләрен алар быел апрельдә шәһәр хакимияте пос­ты астындагы шәрехләрдә язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы роботы тоткан һәм аны эшкә алганнар. 7 августта эшләр төгәлләнгән: мәйданчык тигезләнгән һәм түбә астына кер­телгән. Шәһәр хакимияте­нең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләре эшне җиренә җиткереп башкарган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас