+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август , 18:55

Бик авыр хәбәр...

Илсөя Бәдретдинова якын кешесен югалткан. Без - якташыбызны...

Бик авыр хәбәр...
Бик авыр хәбәр...

«Бик авыр хәбәр… Кушнаренкода ел саен каршы ала торган, кайчандыр миңа бик ярдәм иткән киң күңелле Лера апабыз мәрхүмә… Догада булыйк», – дип язган җырчы.

Моңа кадәр Кушнаренкодагы концертларда ул Лера апаны гел хөрмәт итеп сөйли, сәхнәгә чакырып мактый, рәхмәт әйтә иде.

- Нариманга 3 яшь иде. Кушнаренкода, авариягә эләгеп, хастаханәдә яттык. Без җиңелчә генә котылдык, ә Нариманга ул вакытта каты эләкте. Мәрхүмә Лера апа, бу хәлне ишеткәч, үзе безне эзләп тапты. 10 көн сабый бала караган кебек карады. Шуннан соң, бер ел да калдырмый концертларга килеп, бөтен төркемне кунак итеп җибәрә иде. Күңел елый. Якыннарына күркәм сабырлык», – дип язган җырчы.

Лера апа Әсәдуллина, хәләле Рәшит абый Кушнаренконың бик хөрмәтле кешеләре булды. Лера апа озак еллар телефонистка булып эшләде, кесә телеоныннан башканы белмәүчеләр аңламас та, әмма ул авылны бөтен ил белән тоташтыручы, ягымлы тавышлы бер тылсымчы иде.

Илсөя: "Лера апа, сине кесәмә салып кына Казанга алып китим әле", - дигәнгә, "Мин монда гына торыйм әле, үзегез килеп торыгыз", - дип елмаеп, кыюсыз гына сәхнәдә басып торуы күз алдында.

Урының оҗмах түрләрендә булсын, Лера апа... Калганнарга - сабырлык.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: