Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районына эш сәфәре кысаларында Матросов исемендәге паркны төзекләндерү барышында башкарылган эшләр белән танышты. Исегезгә төшерәбез, иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү проекты Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр дип аталганБөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2023 елда җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, асфальт җәю буенча зур эш башкарылды, перголлар куелды, резина өслекле балалар мәйданчыгы, келәмле спорт, скейт мәйданчыклары төзекләндерелде, яктырту баганалары, яктырткычлар монтажланды, видеокүзәтү булдырылды.
Федераль һәм республика бюджетларыннан финанслауның гомум суммасы 163 миллион сум тәшкил итте.
Башкортстан Башлыгы паркны йөреп чыкканда бүген никахлашу тантанасы узган биш гаиләне котлады һәм аларга мәхәббәт һәм бәхет теләде.
«Мин яшь чакта бирегә дискотекаларга килә идем. Һәм бу парк ташландык хәлдә иде, һәм кешеләр монда керергә курыктылар. Минемчә, реконструкция начар килеп чыкмады. Миңа бик ошый», — диде Радий Хәбиров.