+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 август 2024, 08:49

Суд хәл итәчәк

Уфаның Киров районы судына «Пруфы» нәшире Рәүфә Рәхимовага карата Русия армиясен дискредитацияләү турындагы материаллар килгән.

Суд хәл итәчәкСуд хәл итәчәк
Суд хәл итәчәк

Эшне карау датасы әлегә билгеләнмәгән, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгына республика судларының берләшкән матбугат хезмәте хезмәткәре Анжелла Сафиуллина.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк кайбер телеграм-каналларда Уфадагы 9нчы полиция бүлегендә «Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр» мәддәсе буенча «Пруфы Интернет-басмасы» нәшире Рәүфә Рәхимовага карата административ беркетмә төзелүе һәм материалларны Киров район судына карауга тапшырулары турында мәгълүмат булды.

Шул ук вакытта Sota* (иноагент) интернет-басмасы үзенең аноним чыганагына сылтама белән бу мәгълүматны кире какты.

*Агымдагы елның 31 маенда Юстиция министрлыгы SOTA басмасын чит ил агенты дип таныды. Ведомство аны исемлеккә кертүне, шул исәптән басманың Русия Федерациясенең, шулай ук аның Кораллы Көчләренең тискәре образын формалаштыруга юнәлтелгән дөрес булмаган мәгълүматларны таратуы белән аңлатты.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас