+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 август 2024, 04:23

Бала трактор астында калган

Тракторчы исерек булган.

Бала трактор астында калганБала трактор астында калган
Бала трактор астында калган

Фаҗига 24 августта кичке унынчылар тирәсендә Зилаер районының Юлдыбай авылында булган.

Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов социаль челтәрләрдә язганча, авылда яшәүче ир исерек килеш «МТЗ-80» тракторы руленә утыра һәм 3 яшьлек баланы таптата.

«Малай апасы белән урамда уйнап йөргән булган. Бала җитди имгәнгән. Хәзерге вакытта аның гомере өчен табиблар көрәшә. Документларны тикшергәч ачыкланганча, 55 яшьлек ирнең трактор йөртү таныклыгы да юк, транспорт чарасы тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк», – дип язган Баш инспектор.

Фото: «Башинформ»

Автор:Резида Валитова
Читайте нас