Республикада барлыгы 20 компания-оператор кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтә. 2019 елдан алар 7 меңнән артык база станциясе төзегән һәм 4G стандартына кадәр модернизацияләгән.
Төбәкнең юл челтәре кәрәзле элемтә һәм мобиль Интернет белән планлы рәвештә тәэмин ителә. М-7 «Идел» һәм Р-240 «Уфа – Ырынбур» трассаларының 97 проценты элемтә белән капланган. «Урал» М-5 юлында бу күрсәткеч 70 проценттан артып китә.
"Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0" һәм "Доступный Интернет 2.0" программасын гамәлгә ашыру турында да тулырак сөйләделәр Беренче проект кысаларында кәрәзле элемтә станцияләрен 100дән 500гә кадәр кеше яшәүче кече торак пунктларда урнаштыралар. Барысы 1 286 авылны колачларга планлаштыралар. Быел станцияләр 50 торак пункт территориясендә төзеләчәк, алар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.