Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Әйтик, иң сирәк кызлар исемнәре - Аим, Финә, Катарина, Ева-Корнелия һәм Ань Зыонг. Малайларныкы - Тристан, Ариз, Федор, Мәҗит, Мөхәммәдсафо.
Иң популяр хатын-кыз исемнәре һаман да Әминә, София, Эмилия, Ясминә, Арина. Малайларда - Әмир, Тимур, Эмир, Марк, Артем.
Шул да билгеле булсын: "Гаилә елы"нда Башкортстанда аерылышулар саны кимегән.
фото: башинформ