Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы көн саен республикада яшәүчеләрне алдап, акчаларыннан, шул исәптән кредит акчаларыннан мәхрүм иткән мошенниклар турында кисәтә. Әмма гражданнар, инвестицияләү өлкәсендә махсус белемнәре булмаганлыктан, җиңел һәм тиз акчага өметләнеп, һаман аферистларга акча күчерә.
Әйтик, Стәрлетамак парикмахеры егерме көн дәвамында үзләрен брокер компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар белән элемтәдә булган. Инвестицияләр белән табыш алу сылтавы белән алар аны 4 миллион сумнан артык кредит алырга, үзенең 260 мең сумын өстәргә һәм акчаны таләп ителгән счетларга күчерергә күндерә.
Туймазыда яшәүче берәү шулай ук инвестицияләү буенча ялган аналитикларның корбаны булган. Апрельдән августка кадәр бу ир үзен шәп белгечләр белән эшли һәм акчаны төрле счетларга күчерә дип уйлаган. Инвестицияләр юлы белән акча эшләү сылтавы белән ул ике миллион сумга диярлек кредит рәсмиләштергән, үз акчаларын өстәгән һәм аларны аферистлар счетына күчергән.
Әмма уңышлы инвестицияләү тарихы моның белән генә тәмамланмаган. Мошенниклар мөрәҗәгать итүченең туганына да шалтыраткан. Элегрәк аның абыйсы инвестицияләгән акчаны чыгаруда ярдәм күрсәтү сылтавы белән, мошенниклар аны төрле счетларга бер миллион сумнан артык күчерергә күндергән...
Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. Бигрәк тә төрле платформаларда пассив керем тәкъдим итүче брокерларга һәм трейдерларга ышанмагыз. Беркайчан да инвестицияләргә кредит акчаларын салмагыз, бу темага төшенер өчен белемле һәм ышанычлы кешеләр белән киңәшләшегез. Тиз акча эшләү турындагы көтелмәгән тәкъдимнәрдән баш тартыгыз, мөгаен, бу мошенниклардыр. Үзегезне һәм акчаларыгызны саклагыз!