+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2024, 06:05

Тарихи биналар күркәм төс ала!

Мәдәни мирас объектлары икенче яшьлеген кичерә.

Тарихи биналар күркәм төс ала!Тарихи биналар күркәм төс ала!
Тарихи биналар күркәм төс ала!

Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарә башлыгы Салават Кулбахтин мәгълүматлары буенча, Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеена әзерлек кысаларында 23 мәдәни мирас объекты ремонтлана һәм реконструкцияләнә, кайбер объектларда эшләр төгәлләнгән. Болар – Ленин урамындагы 26 һәм 28нче йортлар. “Главпочтамт” бинасының фасады ремонтланган. “Башпотребсоюз” бинасы кызыл төскә буялган.

“Элегрәк бу бина ачык сары төстә иде, аны кызылга буярга мин тәкъдим иттем. Моны Пермьдә күргән идем. Хәзер бөтенләй башка күренеш. Төсләр күп, иң мөһиме - алар ачык булырга тиеш”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Ленин урамындагы 61нче йорт – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Аның тышында җимерелгән урыннар тергезелә, тәрәзә блоклары ремонтлана, баскычлар төзекләндерелә.

Октябрь революциясе урамында юбилейга әзерлек кысаларында өч бинаның фасады ремонтлана: “Чижев бинасы”, “Төп полиция”, “Идел-Кама коммерция банкы”. Аларда штукатур-буяу эшләре башкарыла, түбә ремонтлана. Радий Хәбиров Октябрь революциясе урамында күчмә киңәшмә уздырырга тәкъдим итте һәм аның яңа туристик маршрут булачагын тагын бер кат искәртте.

Карл Маркс һәм Коммунистик урамнар почмагындагы “Зур Себер кунакханәсе” (“Офицерлар йорты”) объектын ремонтлау тротуарларны алмаштыру белән бергә алып барыла. Салават Кулбахтин З. Вәлиди урамы, 67нче йорт адресы буенча “Капкаев йорты”н реконструкцияләү проектын тормышка ашыруны югары бәяләде. Бина коммерция оешмасыныкы, һәм милекче аны шәһәр юбилеена тәртипкә китерүгә алынган. Биредә фасад, түбә һәм эчке бүлмәләр ремонтлана.

“Монда заманча төзелеш материалларын куллану чикләнгән, кирпеч, таш һәм агач, металл эшләнмәләргә, керамик детальләргә заказ бирдек. Өстәмә тикшеренүләр уздыру өчен эшне туктатып торырга да туры килә”, – ди Салават Кулбахтин.


Фото: Башинформ




 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас