+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 сентябрь 2024, 05:03

Исерек тракторчы кеше үтергән

Бу инде шундый икенче очрак.

Исерек тракторчы кеше үтергәнИсерек тракторчы кеше үтергән
Исерек тракторчы кеше үтергән

Әбҗәлил районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үлемечле юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, кичә көндезге сәгать дүрттә Әскар-Кужан-Таштимер автоюлының 10нчы чакрымында Баймак районында яшәүче 41 яшьлек ир-ат, исерек хәлдә МТЗ-80 тракторында барганда идарә итүне башкара алмаган һәм юл читенә төшеп китеп ауган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ашыгыч медицина ярдәме килгәнче трактор пассажиры үлгән. Машина йөртүче үзе зыян күрмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас