+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2024, 12:00

“ГеоВызов” Халыкара геология чемпионатында жирәбә салу узды

“ГеоВызов” Халыкара геология чемпионатында жирәбә салу узды, ә команда номерлары һәм карточкалар баллы кәрәзләр формасында эшләнгән иде.

Шулай итеп, оештыручылар Башкортстанның Русиянең бал башкаласы булуын искәртте.

Ярышлар иртәгә башлана, ә бүген - студентларның экскурсия көне.

Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.

Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.

Читайте нас