Соңгы биш елда Башкортстанда төбәкнең туристлык тармагы зур үзгәреш кичерде. Аерым алганда, республикада социаль, вакыйгаларга бай һәм этнотуризм актив үсешә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән булдырылган мәктәп һәм сәнәгать туризмы программалары, “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты моңа лаеклы өлеш кертә. Өстәвенә, Башкортстан илдә беренче булып төбәк туроператорларын субсидияләү юлы белән социаль турлар программасын гамәлгә ашыра башлады.
Ә бит 2019 елда республика җитәкчесе сыйфатында эшли башлаганда Радий Хәбиров Башкортстанда эчке туризм үсеше белән бәйле вәзгыятьне кискен дип атаган иде. Ул проблеманы кирәкле инфраструктура булмау белән бәйләде. Радий Хәбиров кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче компанияләр өчен грантлар һәм субсидияләр, салым ташламалары һәм административ йомшартулар системасын булдыру турында карар кабул ителде.
Соңгы елларда Башкортстанда заманча туристлык базалары, глэмпинглар, кунакханәләр арта, бу эчке һәм тышкы туризмның популярлыгы арту күрсәткечләренең берсе булып тора. Хәзерге геосәяси вәзгыятьтә туристлык хезмәтләренә ихтыяҗ кискен артты. Башкортстан исә туристлар агымы арткан төбәкләр исәбенә керә. Һәм бу гаҗәп түгел, Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, 2023-24 елларда туризмга рекордлы дәүләт ярдәме салынган – 1,4 миллиард сум, төп өлеше – федераль бюджеттан. Моннан тыш, инвесторлар 2,1 миллиард сум үз акчаларын керткән.
“Без туризмны үстерү өлкәсендә эзмә-эзлекле эш алып барабыз. Туристлар агымы үсешенең объектив күрсәткечләре дә шул хакта сөйли. Бүгенге шартларда республиканы киң аудиториягә таныту өчен уникаль мөмкинлегебез барлыкка килде”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Бөре районындагы Шәмсетдин күле буендагы “ZеБирск” глэмпингы хуҗасы Тимур Пайдиев – федераль субсидия алучыларның берсе.
“ZеБирск” глэмпингы 2020 елдан бирле эшли. Ул – Башкортстанда гына түгел, Урал һәм Идел буе төбәгендә дә беренче.
“Туризм өлкәсендә хәрәкәт җитәкчелеккә Радий Хәбиров килгәч кенә башланды. Моның өчен аңа зур рәхмәт, – ди ул. – Без бер урында тормыйбыз. Өченче глэмпингны төзедек. Моннан тыш, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы үтенече буенча Нөгештән, Бөрҗән районыннан башлап, төньяктагы Яңавылга, Краснокама районына кадәр глэмпинг өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнүчеләргә методик ярдәм күрсәтәбез. Өйрәтәбез, осталык дәресләре үткәрәбез. Башкортстанның бу өлкәдә лидер булуын телим”.
Әлеге глэмпингтагы ял халыкта җылы тәэссоратлар гына калдырган. Мәсәлән, Наталья Зарипова: “Без ялларны онытылмаслык итеп уздырдык. Табигать хозурлыгы да, уңайлы йорт та, күңел ачулар да... Барысы да тиешле дәрәҗәдә! Рәхмәт!” – дип язган. Һәм мондый комментарийлар бик күп.
Тагын бер шундый глэмпинг Нуриман районының Павловка авылында эшләп килә. Шәхси эшкуар Линар Әхмәтнәбиев үз бизнесын булдыру карарын 2022 елда кабул иткән.
– Павловка сусаклагычы ярында матур урында 12 сутый җирне арендага алдым. Биредә зур булмаган каркаслы йорт, пирс төзедем, ял итү өчен территорияне төзекләндердем, сауна, мангал зонасы, беседка ясадым. Йорт урман белән әйләндереп алынган, янәшәдә генә сусаклагыч – табигатьтә тыныч ял итәргә яратучылар өчен яхшы урын килеп чыкты, – ди эшкуар.
Линар Әхмәтнәбиевның планында – бизнесны киңәйтү. Былтыр ул, 25 яшькә кадәрге яшь эшкуар буларак, үз эшен үстерүгә грант алган. Дәүләт ярдәме акчасына Линар Әхмәтнәбиев моторлы көймә һәм геокупол формасындагы глэмпинг сатып алган.
“Дәүләт ярдәме бик вакытлы булды, чөнки мин алга таба үсәргә планлаштырам. Киләчәктә Башкортстанның эшкуарларга тәкъдим иткән башка ярдәм чараларыннан да файдаланачакмын. Тагын бер пирс һәм яр буенда йөзә торган йорт саласым килә”, – дип планнары белән уртаклаша Линар Әхмәтнәбиев.
Линар Әхмәтнәбиевның эшчәнлеге – Башкортстанда инициативалы эшкуарларга ярдәм итеп, туристлык инфраструктурасын үстерүнең яхшы үрнәге. Шуның нәтиҗәсендә төбәккә туристлар агымы арта: былтыргы нәтиҗәләр буенча, кунаклар республикада 2,2 миллион тапкыр булган. Быел исә бу сан күпкә артачак.