+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2024, 06:10

Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр!

Кичә Башкортстан башкаласына “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын ачу тантанасы узды. 

Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр!Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр!
Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр!

Быел ул 2-9 сентябрьдә уза. Республикага Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде.

Шулай итеп, чемпионатта 210 геолог көч сынашачак. Катнашучылар Русиянең 15 субъектыннан килгән. Чит ил катнашучылары арасында: Кытай, ЮАР, Мозамбик, Зимбабве, Эфиопия, Гвинея, Грузия, Гана, Үзбәкстан һәм Казахстан.

- Мондый халыкара чараларда беренче тапкыр катнашам, бик шатмын! Үзем белгәннәрне бәйгедә кулланырга һәм яңа ысуллар өйрәнергә әзермен. Безнең командада 8 кеше - җиде егет һәм бер кыз. Безнең өчен чара бик мөһим һәм кызыклы. Монда булуыбыз һәм шундый халыкара чараның өлеше булуыбыз - бик дулкынландыргыч. Гвинеяне тәкъдим итү җаваплы, бәйгедә барлык көчебезне салачакбыз. Шуны әйтәсем иклә: Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр. Шунысы исне китерә - ул бик чиста һәм пөхтә, - дип уртаклашты Гвинея командасы вәкиле Фофана Мхамед "Кызыл таң"га эксклюзив әңгәмәсендә.

Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.

Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас