Гади туристлар еш кына әйләнә-тирәдәге пейзажларга сокланса, «Геовызов»та катнашучылар нигездә аяк астына карый, алар бит - булачак һәм гамәлдәге геологлар. Алар һәр ташта ниндидер яңа, кызыклы нәрсәләрне күрә ала, аларның аяк астында миллион еллар элек барлыкка килгән коралл рифлары ята.
- Бу - бик матур урын. Күтәрелү, әлбәттә, җиңел булмады, ләкин без җиңдек һәм һич тә үкенмибез! Биредә һәр таш үзендә планетабызның тарихи үткәне турында бик күп мәгълүмат саклый, – дип сөйләде Көньяк Африкадан килгән студент кыз Тлотлего Мокалаке.
Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.
Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.
Фото: Андрей Старостин