Бай ассортиментлы кибеткә кереп, анда бер генә сатучыны да күрмисең? Башкортстанда хәзер бу уйдырма түгел, ә чынбарлык.
Ун ел элек гамәлгә «шаймуратиклар» (җирле «валюта») керткән Шәйморат авылы фермеры Артур Нургалиев Кырмыскалы районында трассада шундый сәүдә ноктасы ачкан.
Башта кибеттә Нургалиев фермасыннан ярмалар һәм кайбер продукция генә булган. Әмма вакыт узу белән ассортимент киңәйтелгән. Хәзер биредә ит тә, ярымфабрикатлар да, бал, кипкән җиләк-җимеш, чәй һәм хәтта агачтан ясалган интерьер бизәү әйберләре дә сатып алырга мөмкин.
Сәүдә ноктасы хуҗасы кешеләрнең намусына ышана. Сатып алучылар кибеткә керә, бәяләр язылган товарларны ала, аларны хуҗасы калдырган калькуляторда исәпли һәм, я банк картасына күчереп, я акчалата түләп чыгып китә. Сатып алу процессын видеокамера гына күзәтә.
Фермер сәүдә ноктасы зыян китерми, хәтта, киресенчә, дип белдерде. Ешрак кешеләр сатып алган азык-төлеккә караганда күбрәк акча калдыра икән. Ышанасызмы?