Русиядә яңа мобилизациягә кагылышлы фикер алышу алып барылмый. Бу хакта Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы кырларында ил Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренчә, илдә контракт төзергә һәм СВОга ирекле рәвештә барырга теләүчеләр күп.
Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Русиядә гамәлдә булган икътисади стимуллар иреклеләрне җәлеп итүгә ярдәм итә. "Шуңа күрә мин мобилизациягә карата нинди дә булса дискуссияләр ишетмәдем", - ди Дмитрий Песков. Аның сүзләрен ТАСС китергән.
Башкортстанда, шулай ук, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче иреклеләр саны арта. Русиядән бер мәртәбә түләү - 400 мең сум, Башкортстаннан 505 мең сум тәшкил итә, өстәвенә, муниципаль түләүләр дә бар. Нәтиҗәдә, контрактчы документны имзалаганнан соң ук бер тапкыр 1 миллион сумнан артык ала. Хәрбиләрнең айлык хезмәт хакы 200 мең сумнан артып китә.
Фото: башинформ