+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Сентября 2024, 04:20

Башта трубканы куйган да соң...

Бер тәүлектә республика халкы аферистларга 8 миллион сумнан артык акча күчергән.

Башта трубканы куйган да соң...Башта трубканы куйган да соң...
Башта трубканы куйган да соң...
Ишембай районында яшәүче ир полициягә мөрәҗәгать иткән һәм аңа билгесез кешеләр шалтыратуы һәм үзләрен кәрәзле компания операторы дип таныштыруы турында сөйләгән. Имеш, сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлана һәм озынайту өчен СМСтан кодны әйтеп бирергә кирәк. Ир күрсәтмәләрне үтәгән, ләкин тиздән сөйләшү барышында мошенниклар белән аралашуы мөмкинлеген аңлаган һәм трубканы куйган. Ләкин аның уяулыгы мессенджерда яңа хәбәр килгәч какшаган, анда "кайнар линия" номерына шалтыратырга кирәклеге күрсәтелгән, аның аккаунтын, янәсе, ватканнар.

Хәбәр артыннан аферистлардан шалтырату булган. Билгесез кеше, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, аның исеменнән, имеш, кемдер кредит рәсмиләштерергә маташуын аңлаткан. Ирне уйлап чыгарылган мошенникларны «уздыру» өчен кредитларны үзенә рәсмиләштерергә күндерәләр. Зыян күрүче 1,5 млн сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм билгесез счетларга күчергән.

Шул ук алдау схемасына аферистларга 500 мең сумнан артык кредит акчалары күчергән Уфа кешесе дә эләккән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: телефон аша сим-картаның гамәлдә булуын озайтырга тәкъдим иткән билгесез кешеләргә ышанмагыз. Әгәр СМСтан код сорасалар, трубканы ташлагыз. Кәрәзле элемтә бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итегез һәм мәгълүматларның дөреслегенә инаныгыз. Акчаны билгесез счетларга күчермәгез!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас