Русиянең һәм ун чит илнең геология юнәлешендәге урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары “Шлиховое опробование”га узды, шулай ук геологик маршрут, гидрогеология буенча ярышларда көч сынашты. Чаралар республиканың Гафури районында узды.
Ярышларда студентлар казылмаларны эзләүнең борынгы ысулы күнекмәләрен күрсәтте, геологлар аны бүгенге көндә дә актив куллана.
Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде.
Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.
Фото: pravitelstvorb.ru